Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Укытучы – изге һөнәр иясе

Бүген Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе директоры Наталия Купцова юбилеен билгеләп үтә.

Ул – һәр укучы өчен генә түгел, мәктәпнең һәр хезмәткәре өчен җан атучы, армый-талмый хезмәт итүче педагог. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Наталия Геннадьевна һөнәре буенча эшкә урнаша. Бәлки, шулай яхшы да булыр иде! Әмма һәр эшләнгән көн сәләтнең бөтенләй башка булуын тагын да күбрәк күрсәтә.

 Бары тик мәктәптә генә эшләргә дигән карар кабул итә! Икенче югары белем алгач, хәзер инде педагогик белем алып, менә 25 ел инде Наталия Геннадьевна үзенең бөтен вакытын балаларга бирә! Моннан тыш, 2004 елдан ул – мәктәпне җитәкли!

Җитәкче функцияләренең зур күләмен үтәп, Наталия Геннадьевна укучылар белән дә эшләргә өлгерә. Ел саен аның җитәкчелегендә укучылар тарих фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы призерлары, фәннигамәли конференцияләрдә, интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләр булалар, БДИда югары баллар алалар. Һәр көнне тарих кабинеты тәрәзәләрендә кичкә кадәр ут янганы гаҗәп түгел.

Наталия Геннадьевна – укытучылар династиясен дәвам итүче. Александра Васильевна Воронинаның өч кызы да әниләре сукмагыннан киткәннәр: Җирдә иң матур һөнәрне сайлаганнар! Ворониннар династиясенең педагогик хезмәт стажы 126 елга якын! Һәм, һичшиксез, ул ел саен “үсәчәк”! Бертуганының кызы Анна Чубурова да якыннарының сукмагыннан киткән. Ул педагогия университеты талибәсе.

Наталия Геннадьевна кырыс, таләпчән, гадел укытучы һәм җитәкче. Аңа иҗади уңышлар, иң кыю планнарының тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс энергия телисе килә!

Безнең изге теләкләргә мәктәп коллективы да, район укытучылары берләшмәсе дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев