Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Укытучы–солдат

Яңа Үзидән туксан яшьлек сугыш ветераны Галимҗан Хәйретдиновка гомер юлында күпне күрергә туры килә. Галимҗан Закирҗан улы кече яшьтән гаиләдә беренче ярдәмче була-авыр крестьян хезмәтен ишетеп кенә белми ул. Яңа Үзи сигез еллык мәктәбен уңышлы гына тәмамлый.Һәрвакыт белемгә һәм техникага тартылганга күрә Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1939 елда...

Яңа Үзидән туксан яшьлек сугыш ветераны Галимҗан Хәйретдиновка гомер юлында күпне күрергә туры килә.

Галимҗан Закирҗан улы кече яшьтән гаиләдә беренче ярдәмче була-авыр крестьян хезмәтен ишетеп кенә белми ул. Яңа Үзи сигез еллык мәктәбен уңышлы гына тәмамлый.Һәрвакыт белемгә һәм техникага тартылганга күрә Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1939 елда техникум каршында укытучылар әзерли торган курслар ачыла. Егетне дә әлеге курсларга күчерәләр. 1940 елда укуын тәмамлап, Галимҗан Хәй-ретдинов юллама буенча авылына кайтып, түбән сыйныф укучыларына белем бирә башлый.
1942 елда аны армиягә алалар. Кострома артиллерия училищесы каршында ачылган кыска сроклы әзерлек курсларында авыр солдат хезмәте башлана. Ике ай укыганнан соң яшь солдатны баш командования резерв полкына җибәрәләр. Беренче сугыш чирканчыгын ул үзенең хәрби юлы башланган Брянск янындагы бәрелешләрдә ала.
-Артиллерист-гаубичниклар нигездә дошман белән йөзгә-йөз очрашмыйлар,-дип сөйли ветеран,-әмма фашистлар рәхимсез рәвештә башкалага ыргылган Мәскәү яны сугышларында немец танклары алгы позицияне өзделәр һәм биредә безнең полкка турыдан-туры ут ачарга туры килде. Бу бәрелешләрдә без немецларны тар-мар итеп кенә калмадык, күбесен әсирлеккә дә алдык. Алар арасында мөһим мәгълүматларга ия офицер да бар иде. Бу бәрелешләрдә күрсәткән кыюлыгы өчен Галимҗан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Аннан соң да ул бик күп шәһәрләрне дошманнан азат итүдә катнаша. 1944 елның августында Рига янындагы сугышларда Галимҗанның күкрәге һәм аягы авыр яралана. Ядрә кыйпылчыгы хәзер дә сугыш турында искәртеп тәнендә саклана әле. Авыр яраланган солдатны санитарлар аңсыз килеш табып алалар. Хәрби госпитальдә аңына килә ул. Аягын кисеп, тәнен кыйпылчыклардан арындыралар. Сугышчы Мәскәүдә тулы дәвалану курсы үтә. 1945 елның гыйнваренда туган йортына кайта, Җиңү көнен дә шунда каршылый.
Шул елны ук үзенең яраткан эшенә керешә. 1950 елда мәктәп директоры була. Сигез елдан соң партиянең район комитеты аны «Верный путь» колхозы рәисе итеп билгели. Ул идарә иткән елларда колхоз алдынгылар сафында була. Әмма сугыш яралары үзләре турында онытырга бирмиләр. Казан хәрби госпиталендә дәвалау үткәннән соң Галимҗан үзен әлеге вазыйфадан азат итүләрен үтенә һәм кабат мәктәптә эшли башлый.
Галимҗан Закирҗан улы 45 елдан артык хезмәт куя. Хезмәт ветераны күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хатыны белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ул өлкән кызы Залия һәм кияве Габдулла тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев