Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Укучылары – гаиләсенә, мәктәп йортына әверелгән

Галина Михайловна Белова Яңа Тимошкино авылында туган.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алгач, укытучы булу хыялы тормышка аша. Мәгариф министрлыгы юлламасы буенча яшь белгеч үзенең туган районына әйләнеп кайта һәм үзенең хезмәт эшчәнлеген 1987 елда Иске Ильдер як мәктәбендә башлый.

Яшь укытучы беренче көннәрдән үк эшкә чума. Һәм менә 33 ел инде үз һөнәренә тугры булып кала. Ул балаларга тормышта кирәк булган белемне бирергә тырышып, «бөек, куәтле һәм гадел рус теле» һәм әдәбиятын укыта.

Мәктәптә эшләү елларында Галина Беловага проблемалар белән очрашырга туры килсә дә, ул аларны кирәкле карарлар кабул итеп, үҗәтлек белән җиңеп чыга. Педагог, минем тормышым – ул укучылар, ди. Аларның югары нәтиҗәләргә ирешүләре, тәрбияле булулары аның өчен мөһим.

Галина Михайловна мөгаллимлек елларында күпме дәресләр уздырган. Һәм һәрвакытта да укучылары каршына зур теләк белән килә. Аның күз алдында берничә буын балалар үсеп, алар лаеклы кешеләр һәм үз эшләренең осталары булганнар.

Ел саен аның укучылары имтиханнарда югары баллар туплап, яхшылар арасында булалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашалар, рус теле һәм әдәбияты буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары булалар. Аның укучылары ике ел рәттән Лаеш районында уза торган “Без барыбыз да балачактан” дип исемләнгән Республика фәннигамәли олимпиадасы призерлары булдылар.

Галина Михайловна үзенең яшь чагында сайлаган һөнәренә һич кенә дә үкенми. Аның укучылары – гаиләсенә, мәктәп – йортына, ә борчусөенечләр алып килгән эше тормыш мәгънәсенә әверелгән.

 

Фото: Мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев