Аксубаево
  • Рус Тат
  • Угрылардан сак булыгыз

    20 ноябрьдән алып 11 декабрьгә кадәр Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар мәгълүматында җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 270 белдерү һәм гариза теркәлгән. Шуларның 70 е җинаятьләр маддәсенә туры килә. 13 - урлау очрагы, 1 - наркотикларны законсыз саклау, 2 - документлар урлау, 1 - талау, 2 - чит милеккә законсыз үтеп...

    20 ноябрьдән алып 11 декабрьгә кадәр Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар мәгълүматында җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 270 белдерү һәм гариза теркәлгән.


    Шуларның 70 е җинаятьләр маддәсенә туры килә. 13 - урлау очрагы, 1 - наркотикларны законсыз саклау, 2 - документлар урлау, 1 - талау, 2 - чит милеккә законсыз үтеп керү, 1 - авария очрагы теркәлгән.
    Акчаны һәм материаль кыйммәтләрне чит күзләрдән ераграк яшерергә, бигрәк тә аларны ачык урыннарда калдырмаска, чит кешеләргә зур суммада акчагыз булуы турында сөйләмәскә кирәк.
    Сосновка авылында яшәүче бер ханымның 71 мең сум акчасын урлаганнар. Бу җинаятьтә шикле зат тоткарланды, акча хуҗасына кире кайтарылды. Кайбер кешеләр, әйберләре югалганны белеп тә, полициягә хәбәр итәргә ашыкмыйлар, әгәр киресенчә булса, күп кенә җинаятьләрне кайнар эздән ачып булыр иде. Күптән түгел участок вәкиленә Иске Ибрай кешесе мөрәҗәгать итә һәм быелның июлендә эшчеләр киткәч, линолеум астына яшергән 15 мең сум акчасы югалуы турында белдерә. Тагын бер хәбәр Глонасс спутнигы аша килә. Аксубайга кунакка кайтучы бер ханым 10 мең сум акчасыннан колак каккан, ул акчасын туганының дусты алган, дип белдерә. Иске Мокшинода яшәүче бер ханымның дүрт мең сум акчасын авылдашы урлап чыккан. Билгесез зат, алдалап, Аксубайда яшәүче берәүнең биш мең сум акчасын алып китә.
    Вакыйгалар хроникасында чит милеккә үтеп керүнең ике очрагы теркәлгән. Шуларның берсе Медянкада яшәүче ханымның өендә була: 51 яшьлек авылдашы, тәрәзә ватып, аның өенә үтеп керә. Икенче чакырылмаган кунак Яңа Үзидәге бер өйгә, шулай ук, тәрәзә ватып керә. Өенә кайткан хуҗабикә идәнгә ташланган әйберләрен, аракыдан бушаган шешәләр һәм НОКИА 5230 кәрәзле телефоны, ислемай югалуын күзләп ала.
    Полиция хезмәткәрләре наркотикларны законсыз саклау очрагын кисәтәләр. Аксубай - Урмандеево автоюлында Чистай шәһәрендә яшәүче утыз яшьлек ир-ат идарә иткән ВАЗ-2105 автомашинасы тоткарлана. Машинаны карау күрсәткәнчә, утыз сигез яшьлек пассажирның куртка җиңендә 145 грамм тәшкил иткән үсемлек матдәсе салынган пакет табыла.
    Район хуҗалыкларында техниканы киләсе язгы чорга әзерләгән вакытта, шул ук предприятиеләрнең аерым хезмәткәрләре «нәрсә генә алып чыгып китим икән?», дип уйлап йөриләр. "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Восход" бүлегендә, мәсәлән, берничә урлау факты теркәлгән-ноябрь аенда билгесез затлар гаражга үтеп керәләр һәм аннан дисклы дүрт резина һәм чәчкечнең тәгәрмәч бүкәнен урлап чыкканнар.
    Оператив эзләнүләр барышында ачыкланганча, элек тә монда дисклы ике резина, чәчкечнең тәгәрмәч бүкәне, бөртек эшкәртү агрегатының ике электр двигателе югалган булган. Урмандеевога кунакка кайткан берәүнең "алтынчы" модель Жигули машинасыннан аккумуляторын, электр насосын һәм гайка ачкычларын урлап китәләр. Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче бер ханымның район шифаханәсе гардеробыннан документлар күчермәсен, туу турындагы таныклыгын, балаларының документларын һәм полисын урлыйлар.
    Әгәр сез әлеге яки әзерләнә торган җинаятьләр турында хәбәрдар булсагыз, Аксубай эчке эшләр бүлегенә 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннарына шалтыратыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: