Уңган тракторчы
Авыл хуҗалыгы үзенең һөнәри бурычын намус белән үтәгән хезмәтчәннәре белән данлана.
«Аксубай» агрофирмасының “Октябрь“ бүлекчәсендә андый кешеләр аз түгел. Анатолий Касьянов - шуларның берсе. Аның бөтен хезмәт биографиясе тракторда эшләү белән бәйле. Ә бу – утыз елдан артык.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Аксубай һөнәри техник училищесында киң профильле механизатор һөнәрен ала, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта. Шуннан соңгы елларда авыл хуҗалыгы производствосында армый-талмый хезмәт куя. Ул - бүлекнең иң яхшы механизаторларының берсе. Бүгенгесе көндә Трудолюбово сөт комплексында тракторы белән малларга азык өләшә.
- Анатолий Касьянов - бик намуслы, җаваплы эшче, – ди ферма мөдире Рафаэль Канәфин аның турында. – Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була.
Ул сөт комплексында да, кыр эшләрендә дә алыштыргысыз кеше. Ел әйләнәсе комплекста җаваплы эш башкара – терлек азыгын вакытында малларга таратып чыга, ә бу үз чиратында артым һәм савым күрсәткечләрендә чагылыш таба.
Язгы кыр эшләре башлангач төп эшеннән тыш, чәчү эшләренә дә җәлеп ителә. Шулай ук җәен дә, фермада эшләрен тәмамлау белән, басуга азык әзерләүгә ашыга. Уңган-булган механизаторны чын профессионал - универсал дип атарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев