Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Уңай якка булган тотрыклылык

Аксубай полицейскилары 2014 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек эшчәнлегенә традицион рәвештә һәр елны анализ ясала. Менә бу юлы да утырышта, район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Илдус Хәйруллин, Татарстан Эчке эшләр бүлеге вәкиле Илназ Фәхретдинов белән бергә, МВД каршындагы ветераннар оешмасы һәм пенсионерларның иҗтимагый советы...

Аксубай полицейскилары 2014 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.


Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек эшчәнлегенә традицион рәвештә һәр елны анализ ясала. Менә бу юлы да утырышта, район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Илдус Хәйруллин, Татарстан Эчке эшләр бүлеге вәкиле Илназ Фәхретдинов белән бергә, МВД каршындагы ветераннар оешмасы һәм пенсионерларның иҗтимагый советы вәкилләре дә катнашты.

Россия МВДның Аксубай бүлеге башлыгы Илнар Камалиев үзенең чыгышында, шәхескә каршы җинаятьләрне, милеккә бәйле авыр җинаятьләрне, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьләрне, экстремизм һәм террорчылыкны, наркотиклар һәм коралны тартып алу һәм аларның законсыз әйләнешен профилактикалау эшчәнлекнең төп юнәлеше булып кала, дип билгеләп үтте.

- Безнең эшчәнлек башка органнар, иҗтимагый формированиеләр һәм хезмәт коллективлары белән үзара тыгыз бәйләнгән, кулланылган барлык чаралар да эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән һәм районда тотрыклы дип саналган криминал хәлгә позитив йогынты ясау мөмкинлеге бирә, - дип белдерде ул.

Әмма бүлек җитәкчесе үзара тәнкыйть рухында, беренче чиратта, нәтиҗәлелек буенча 4 урында торган һәм аннан да түбән саналган гомуми җинаять юнәлешендәге авыр һәм аерым авыр эшләрне, шул ук категориягә кергән көнкүрештә кылынган җинаятьләрне, милеккә каршы, ришвәтчелек юнәлешендәге, административ күзәтү астында торган, кеше тормышына, сәламәтлеккә һәм милеккә куркыныч тудыруга бәйле саклану маддәләре буенча җәмәгать урыннарында кылынган, наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаятьләрне тикшерү буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Шул ук вакытта Аксубай полицейскилары авыр һәм аерым авыр җинаятьләрне, оешкан төркемнәрдә кылынган, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, дисциплина һәм законнар үтәлеше буенча да алдынгы позицияне тоталар, дип әйтергә була. Ул гына да түгел, район территориясендәге криминоген хәл, узган ел нәтиҗәләре буенча тотрыклы дип бәяләнә. Узган елда җинаять кылулар 10,3 процентка кимегән.

Полиция начальнигы Илгиз Алмакаев, полициянең участок уполномоченныйлары башлыгы Радик Шәйхисламов та җитешсезлекләрне бетерү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.

Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Илдус Хәйруллин җинаятьләрне тикшерү срокларын бозуга юл куймаска кирәклеге турында сөйләде. Ул шулай ук полициянең барлык хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлекне, икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтү, полиция хезмәткәрләренең хәбәрдарлыгын тәэмин итү мөмкинлегенә дә басым ясады.

Киңәшмәдә чгыш ясаган МВД ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, оешма һәм аның җитәкчелегендәге ирекле халык дружинасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге каршында оешкан Иҗтимагый совет рәисе Ирина Крюкова игътибарны хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау һәм ачуда бәйләүче звено булып торган авыл участковыйларының абруйлы роленә юнәлтте.

Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Камил Гилманов беренче чиратта бүлекнең шәхси составына райондагы тотрыклы криминоген хәл өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бүлек җитәкчесеннән ялган аракы сату әйләнешен контрольләү, экстремизм гамәлләренә каршы тору, җинаятьләр һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча максатка юнәлешле эш алые.

-Һичшиксез, безнең район криминоген хәл буенча имин, тыныч һәм тотрыклы булып санала, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Бу, әлбәттә инде, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм сезнең белән тыгыз элемтәдә булган хезмәтләр һәм ведомстволар тырышлыгы. Әлеге максатка юнәлешле эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев