Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Төзүче дә, тракторчы да булган

Кече Акташ поселогында яшәүчеләрнең күбесе пенсия яшендәгеләр.

Яшь буенча иң өлкән кеше  - Зиновий Чураков. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды. 

Бистәнең аксакалын  юбилее белән котларга районнан рәсми кунаклар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны туган көне белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Котлауларга социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та кушылды.

– Мине шулай зурлап килүегезгә мин бик шатмын, - диде ветеран. - Чын күңелдән рәхмәт сезгә! Кызлары һәм улы да әтиләре янында сөенечтән балкып утыралар.  

- Кызганычка каршы, әни бу көнгә кадәр яшәмәде, тугыз ел элек ул  вафат булды, – дип  моңсуланып әйтеп куйдылар кызлары. - Әтиебез, Аллага   шөкер,  йөри, үз үзенә хезмәт күрсәтә, ашарга да пешерә ала. Без дә аңа булышабыз, янына бик еш кайтып йөрибез. 

– Зиновий Ильич бөтен районга танылган Акташ төзелеш бригадасы вәкиле, – дип билгеләп үтте Валерий Николаев. - Бу бригадада егермегә якын кеше эшләде, бик яхшы осталар булды.

Алар кулы белән безнең җирлек территориясендә күп кенә төзелешләр сафка басты. Зиновий Чураков күп еллар игенчелектә дә эшли. Тракторчы булып язын басуларда эшли, иген чәчә, урып-җыя. Ә кышын урманнан агач ташый. Лаеклы ялга киткәндә тракторын улына ышанып тапшыра, ул да әтисе эшләгән тракторны шактый еллар иярли әле.

Зиновий дәдәй тормыш иптәше Ольга Васильевна белән биш кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек шундый ук тырыш, намуслы булып үсәләр. Кызлары төрле шәһәрләргә таралышкан, әмма  Аксубайда, Яр Чаллыда яшәүче кызлары бик еш кайтып әтиләренең хәлләрен белешәләр, даими кайгыртып торалар. Юбилей бәйрәмен дә алар оештырганнар. Чураковларның алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. 

Ветеран улы белән бергә яши, шуңа күрә даими күзәтү астында. Йорт табигатьнең бик матур почмагында урнашкан, шуңа ул бер дә өйдә утырмый, саф һавага чыга. Кунакларны да ул урамда каршы алды, өенә үзе озатты. Яше олы булуга да карамастан, бабайның хәтере дә яхшы, физик яктан да нык. Ә бу  - үзе зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев