Тыл ветераны Нурхәмитова Нурлыхадә Зәкиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Нурлыхадә Зәкиулла кызы 1930 елның 27 декабрендә Яңа Кармәт авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Әтиләре Зәкиулла сугышка китә. Әниләре дүрт кызы белән кала. Мичкә ягар өчен утын әзерләү, колхозда эшләү, урып-җыю эшләренең барысы да хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Ул елларда бөтен кешенең дә язмышы бер төрле булган - дәһшәтле сугыш, ачлык-ялангачлык, булган кадәренең барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен. Ул афәтле еллар турында язсаң, бер елы бер китапка сыймаслык.
Нурлыхадә 14 яшендә сарыклар фермасында эшли башлый, эш кыз бала өчен җиңел булмый. Кырдан тартып салам ташыйлар, яз җиткәч тирес түгәләр, барасын да кул көч белән башкаралар.
Әтиләре сугыштан кайткач, буй җиткән кызның, бераз булса да акча эшләп, өс-башын булдырасы килә. Ул елларда яшьләр торф эшенә китә торган булалар. Ләкин колхоз җитәкчесе кызларны җибәрәсе килми. Шулай да ул дус кызы белән качып диярлек эшкә китә. Ләкин язмыш аны кире туган авылына кайтара.
1956 елда авыл егете Гамирулла белән гаилә коралар. Ул ФЗУда укып кайтып – шофер, Нурлыхадә фермада сыер савучы булып эшлиләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да үзләренең туган районнарында хезмәт куйдылар һәм куялар. Нурлыхадә Зәкиулла кызы хезмәт эшчәнлеге елларында күп санлы Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек була. 1975 елда Социалистик ярыш җиңүчесе дигән медаль белән буләкләнгән. Фермада 30 ел сыер савучы булып эшләп, Хезмәт ветераны дигән исем алып лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач та әле шунда тагын ике ел эшли ул. Эшче куллар җитмәгәнгә, урып-җыю чорында ындыр табагында да хезмәт куя.
1996 елда ире Гамирулла мәрхүм була. Хәзерге көндә әбекәй улы Илтизәр, килене Инзирә тәрбиясендә яши, яшьли авыр хезмәт үзенекен алган, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшаган.
– Аллаһы Тәгаләгә шөкер, гомер бирде, 17 оныгымны 11 оныкчыгымны күрергә насыйп итте. Балаларыма, оныкларыма рәхмәт, бәхетле булсыннар. Дөньялар тыныч булсын, балалар сугыш афәтен күрмәсеннәр, – дип тели хезмәт ветераны. – Хезмәтебезне бәяләгән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы медален дә тапшырдылар. Барыгызга да исәнлек-саулык, исән-имин йөрегез.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев