Тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Авыр язмыш – каш җыеру өчен сәбәп түгел, Фәйзә Хәмитова үз үрнәге белән нәкъ менә шуны күрсәтә дә инде.
Хәмитова Фәйзә Хәммәт кызы 1930 елның 8 декабрендә дөньяга килә һәм гомере буена Индустриаль (Ямбаевка) поселогында гомер итә. Балалык вакыты җиңел булмый – әти-әнисе гади крестьяннар булалар, ә инде 7 яшендә Фәйзә әтисез кала. Биш бертуганның өчесе генә исән-сау үсә, калганнары кечкенә чакта ук вафат була. Сугыш вакытында торф чыгаруда хезмәт куя.
Фәйзә Хәмитова бик яшьли тол кала. Калган гомерен улына багышлый, башка гаилә кормый.
Фәйзә Хәмитова гомере буена Индустриаль поселогында төрле эшләрдә эшли, нигездә терлекчелектә. Ул хезмәт куйган хуҗалык 1950 нче елга кадәр «Сукачы» дип атала, аннары «Большевик» совхозына кушыла, ә 1980 еллар ахырында «Сельхозтехника»ның ярдәмче хуҗалыгы була.
Туганнары сөйләвенчә, Фәйзә Хамитованың «Хезмәт батырлыгы өчен» медале бар. Лаеклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам итә, беркайчан да авыр эштән баш тартмый. Фәйзә апа бүген дә өй эшләрендә булыша, бакчага да, маллар янына да чыгып эшли ала.
Улы Илгизәр – аерым горурлыгы. Ул да гомере буена Индустриаль поселогында яшәгән, әнисенә һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы булган. Әбекәй улына да, килененә дә бик рәхмәтле. Киленен кызым дип йөртүе юкка түгел. Алар дус, тату яшиләр, ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә Хәмитовларның дүрт оныклары һәм алты оныкчыклары бар!
Фото: гаилә альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев