Тыл хезмәтчәненә хөрмәт белән
Аксубай районының иң өлкән кешеләренең берсенә 95 яшь тулды.
Ольга Алексеевна Артемьева Рус Кармәте авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Гаиләдә аңардан кала тагын ике кыз һәм җиде малай үсә. Бүгенге көндә Ольга Алексеевна гына исән-сау, ул әтисе салган өйдә гомер кичерә.
Гаилә башлыгы артык кырыс кеше була, кызларына иптәшләре белән урамга чыгарга да, егетләр белән аралашырга да рөхсәт итми, Ольга Алексеевна шул сәбәпле гаилә кора алмаган. Бертуганнарының балаларының үз гаиләләре, алар еракта, еш кайтып йөрергә мөмкинлекләре юк. Юбилей гаеплесенең авыл фельдшеры Константин Андреев гаиләсенә рәхмәте зур.
Константин көнгә берничә тапкыр килеп, тыл хезмәтчәненең хәлен белеп китә, сәламәтлеге турында кайгырта, соңгы вакытта әбекәйнең саулыгы нык какшаган. Фельдшерның хатыны Ирина хуҗалык эшләрен башкара, мич яга, җыештыра, ветеранны пешереп ашата.
Тыл хезмәтчәнен олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм КЦСОН директоры урынбасары Антонина Орлова килде. Алар РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын ирештерделәр, терелүен һәм 100 яшьлек туган көнендә очрашырга дип теләп, гөлләмә, күчтәнәчләр тапшырдылар. Өлкән яшьтәге барлык әби-бабайларны да кайгыртып, аларга ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәгәннәре, игелекләре өчен Ирина һәм Константин Андреевлар гаиләсенә рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев