Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне бәхетен үзе кора

Иске Ибрай авылы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медале тапшырдылар.

Язгы матур көндә гаиләнең иң өлкән кешесе Ризванов Рәфкат Гыйльфан улын истәлекле бәйрәме белән тәбрикләргә барлык балалары, якыннары җыелды.

Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Ил башлыгы Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды һәм бәйрәм сәбәпчесенә гөлләмә, истәлекле бүләкләр тапшырды. Тәбрикләүләргә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та кушылдылар.

– Миңа сезгә юбилей медален тапшыру бәхете елмайды. Тормышны яратуыгыз, гомер буена армый-талмый куйган хезмәтегез, гаилә тугрылыгы өчен Сезгә рәхмәттән башка сүз юк. Бары тик Ватанга булган мәхәббәт белән генә сез барлык кыенлыкларны җиңеп чыккансыз, – дигән сүзләрне ирештерде Илшат Заһидуллин.

Рәфкат Гыйльфан улы туган районының иге-чиге булмаган кырларын яшьли иңли, әти-әнисенең беренче ярдәмчесе була. Армиядә дүрт еллык хезмәте вакытында төзелеш бригадасында тырыш хезмәт куя, кече ватанына әйләнеп кайткач тимерче булып эшли. Тормыш юлыннан 66 ел бергә иңгә-иң куеп атлаган хатыны белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Әби белән бабайның бүгенге көндә 10 оныклары һәм 21 оныкчыклары бар.

– Хәзер яшьләр безнең кебек бер-берсен аңлап яшәмиләр, гаиләдә чак кына кыенлык булды исә, аерылышалар. Тормыш юлы сикәлтәсез булмый, авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнергә кирәк, – дип бүлеште Рәфкат бабай. Ул тормыш юлында хәләл җефетенә бер генә тапкыр да тавыш күтәреп сүз әйтмәгән, аны кадерләп кенә яшәткән. Ата-ана балаларын да үз үрнәкләрендә “җимерергә түгел, ә төзергә кирәк” дигән гыйбарәдән чыгып тәрбияләп үстергәннәр.

Ризвановларның балалары, оныклары туган нигезләренә еш кайталар, йорт эшләрендә булышалар. Юбиляр тыныч, матур, тигез тормыш кичерә, йөзгә кадәр яшәргә хыяллана. Амин, шулай була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев