Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне бер гасырлык юбилеен якыннары белән билгеләп үтте

Хезмәт ветераны Вера Калинникова, 100 яшьлек юбилеен кече ватанында туганнары янәшәсендә билгеләп үтү өчен, Димитровград шәһәреннән кадәр юл үтте.

Бу шәһәрдә Вера Васильевна инде биш елдан артык яши. Аксубайга бары кунакка гына кайта. Тыл хезмәтчәнен әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Камил Гилманов һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова килделәр. Камил Гилманов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын ирештереп, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

Йөз яшькә бик сирәк кеше генә җитә. Озын гомерле ветеран Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын кичергән каһарман кешеләр буыныннан.

Вера Васильевна тумышы белән Нурлат районының Андреевка авылыннан. Сугышка кадәр үк авылдаш-хатын-кызлар белән басуда бил бөгә. Фин сугышы вакытында иптәш кызы белән шәһәргә заводта эшләргә җибәрелә, сугыш тәмамлангач өенә кайта.

Тик аннары – янә мобилизация. Бу юлы складларны саклауга, аннары – кабат өйгә. Юлда хәер сорашып кайталар, Идел буйлап эвакуацияләнгәннәр белән Чистайга кадәр кайталар. Ә өйгә кайтып өч көн узгач Вера Васильевнага янә Буа районына окоплар казырга бару өчен юлга җыенырга туры килә. Ачтан, салкыннан интегәләр, исән каласыларына ышанмыйлар. Әмма планны үтиләр. Авыр эш айларыннан соң өйгә кайткач, бераз ял да итә алмыйлар, аларны яңадан эшкә җәлеп итәләр, бу юлы – урман кисү эшләренә.

1944 елда Сосновка егетен очрата, өйләнешәләр. Ул эчке гаскәрләрдә хезмәт итә, офицер була, белем ала. Яңа билгеләнгән урынга – Төньякка чакыра. Тик әтисе кызына еракка китәргә рөхсәт итми. Тормыш шулай килеп чыга, ул улы белән Сосновкада яши. Сыер савучы булып эшли, иренең Казанда яшәү тәкъдимен кабул итми. Улын тәрбияләп үстерә, фермада алдынгы терлекче була. Улының вафатыннан соң, килененең сеңлесе – Вера Корнилова әбекәй өчен гаиләсен алыштыра, таянычы, өмете була. Аның балалары әбекәй өчен яраткан оныклар.

Еллар үзенекен ала, Вера Васильевна инде туганнары белән бик сирәк күрешә. Вера Ивановна әбекәйне Димитровград шәһәрендә тәрбияли, ә юбилейга кызы гаиләсенә, Аксубайга алып кайткан иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев