Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Тулган аем“ дип йөртә

Хезмәт ветераны Бәдәр Дәүләтша кызы Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул гомере буена колхозда хезмәт куя. Төрле эшләрне башкарырга туры килә – кырда да, фермада да, урман хәзерләү эшләрендә дә. Кем әйтмешли, җитәкче кая куша шунда. Илле яшьтән лаеклы ялга китәргә тиеш булса да, аннан соң да җиде ел эшли әле.

Ул Яңа Ибрай авылында туып үсә. Гомерлек юлдашы – фронттан күкрәге тулы орден-медальләр белән кайткан Мортаза Мостафа улын да монда очрата. Бәдәр исеме мөселманнарда “тулы ай“ дигәнне аңлата. Мортаза хатынын яратып, тулган аем, дип еш әйтә. Бүген дә Бәдәр Дәүләтша кызы сөйкемлелеген җуймаган.

Әхмәтҗановлар зур гаилә өчен йорт җиткезәләр. Ире Мортаза балта остасы була. Йорт җиһазларын да ул үзе ясый. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату гомер итәләр. Алты балага гомер бүләк итәләр. Балаларын да үзара ярдәмләшеп, булышып, тату яшәргә өйрәтеп үстерәләр.

Бәдәр Дәүләтша кызы егерме яшендә җәйге чорда олы яшьтәге кешедә эшләп алган ачкасына тегү машинасы сатып алган була. Ул вакытта сатучы аңа: “Миңа гомерем буена хезмәт итте, сиңа да, оныкларыңа да хезмәт итәчәк“,  – дигән була.

Дөрестән дә, йорт хуҗабикәсе “Зингер“ машинкасы белән бөтен гаиләсенә киемнәр тегеп кигезә. Ә ире аның белән хәтта балалар аяк киеме дә тегеп карый. Сүз уңаеннан, тегү машинасы бүген дә исән. “Әле дә эшли“, – диде әбинең улы Рифкат.

Төпчекләре тугызынчы сыйныфта укыганда әтиләре дөнья куя.  Әни кешегә җиңел булмый, өлкән балалары ярдәмгә киләләр – кырда да, хуҗалыкта да булышалар. 

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак, Бәдәр Дәүләтша кызы  Аксубайда, кызы белән янәшә йорттан фатир ала. Балаларының барысы да диярлек янәшәсендә. Аларның әниләрен яратулары, хөрмәт итүләре күренеп тора.

Һәр җәй саен аны Ибрай авылындагы нигезенә кунакка алып кайталар.

Бүгенге көндә Бәдәр апаның ун оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Туган көнендә аларның барысы да әбиләрен котларга кайтканнар.

Район җитәкчелеге дә килде. Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыганнан соң, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов, кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова котлауларын җиткереп, ихластан якыннары янәшәсендә тагын озак еллар исәнлектә гомер итүен теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев