Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туксанда да ватаны кадерле

Мюд поселогында яшәүче Надежда Сөләйманова туксанынчы туган көнен билгеләп үтте. Үзенең юбилеен ул гомеренең күп өлеше үткән кечкенә генә өендә бәйрәм итте. Авыл кешеләренең күбесе Надежда Кыяметдин кызын сатучы буларак хәтерлиләр. Язмыш аның тормыш юлын тигез генә алып бармый. Татар Сөнчәлесе авылында дөньяга килә. Җиде яшьлек чагында, 1934 елда әти-әниләре...

Мюд поселогында яшәүче Надежда Сөләйманова туксанынчы туган көнен билгеләп үтте.

Үзенең юбилеен ул гомеренең күп өлеше үткән кечкенә генә өендә бәйрәм итте.
Авыл кешеләренең күбесе Надежда Кыяметдин кызын сатучы буларак хәтерлиләр.
Язмыш аның тормыш юлын тигез генә алып бармый. Татар Сөнчәлесе авылында дөньяга килә. Җиде яшьлек чагында, 1934 елда әти-әниләре аны Үзбәкстанга алып китәләр. Анда җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Укуда алдынгы була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аны саклык кассасына эшкә алалар. Үзбәкстанда яшәп, эшләп ятканда берничә һөнәрне үзләштерә - хат ташучы, хисапчы, сатучы. 1966 елда туган авылларына әйләнеп кайтканда Надежда Кыяметдин кызы кияүдә була инде. Сәүдә өлкәсендә тәҗрибәсе булганлыктан, аны Мюд кибетенә сатучы итеп алалар. Гаилә Татар Сөнчәлесе авылыннан Мюдка күченә. Ул лаеклы ялга чыкканчы монда хезмәт куя. Сөләймановлар бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары туган нигезләреннән еракта - Новгород һәм Ленинград өлкәләрендә гомер итәләр. Ул кышын балаларына китә. Авылда әбине мәгариф ветераны Роза Байдуганова карап тора, көченнән килгәнчә ярдәм итә. Юбилей бәйрәмен дә ул оештырган.
Надежда Кыяметдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин килде. Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән гөлләмә, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырды. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина, авылның ветераннар советы рәисе Леонид Лимонов та Надежда Сөләйманованы истәлекле дата белән кайнар котладылар.
- Шундый игътибар һәм хөрмәткә лаек булырмын дип уйламаган идем, күр әле, бәйрәм белән котларга тулы бер делегация килгән бит! - дип куанды Надежда Кыяметдин кызы.
Кунаклар ветеранның үтелгән гомер еллары - Үзбәкстанда ничек яшәве, Мюдта хезмәт куюы, бар халыкның да якты киләчәккә өметләнеп көнне төнгә ялгап эшләүләре турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар һәм сораулар да бирделәр. Очрашу мавыктыргыч тарих дәресен хәтерләтте.
Надежда Кыяметдин кызы тиздән балалары янына ерак юлга - Новгород өлкәсенә кузгалачак. Күршесе әйткәнчә, билет алынган инде. Әмма кече ватаны аның өчен бар нәрсәдән дә кадерле - язын ул кабат кайтырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев