Туксан яшендә дә бакчада эшли, кунаклар кабул итә
Аксубайда яшәүче Наталья Лодоркина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Наталья Степановнаны истәлекле туган көне белән район башлыгы Камил Гилманов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева котладылар. Әниләренең, әбиләренең юбилеена Мәскәү һәм Түбән Кама шәһәрләреннән балалары, оныклары да кайттылар.
– Сезнең чор кешеләре – хезмәт батырлыгы күрсәткән буын, сез – сугыш чоры балалары, чыдамлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтеп, бик күп авырлыкларны үз җилкәгездә күтәрдегез, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Наталья Степановнага.
Район җитәкчесе исеменнән котлауларны һәм РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын юбиляр бик дулкынланып кабул итте. Ул артык игътибар күрсәтүгә күнекмәгән тыйнак кеше.
– Мин нибары ике генә сыйныф укыдым, яшь чагымда ике тапкыр торф чыгару эшләренә бардым, тир түгеп тапкан акчама җепләр сатып алып кайтканымны әле дә хәтерлим. Ә өйдә алардан үзебез тукыма суктык, чөнки гаиләгә ярдәм итәргә кирәк иде, – дип сөйли Наталья Степановна.
Ул беркайчан да эштән курыкмаган, лаеклы ялга чыкканчы «Аксубай» совхозында төрле эшләрдә эшли, урак өстендә ат арбаларына 70 әр килограммлы капчыкларны төягәннәрен искә алып сөйләде ул. Өйдә дә эш-мәшәкать җитәрлек була – ире Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Николаевич белән биш балага гомер бүләк итәләр.
Өч ел элек башта гаилә башлыгы якты дөньядан китә, аннан соң олы улы вафат була.
– Без һәрвакыт әти-әнидән үрнәк алдык. Әтиебез – чын гаилә башлыгы, әниебез гаилә учагын саклаучы булды. Һәр бала арасында ике ел аерма бар. Өлкән абыебыз, армиядә хезмәт иткәннән соң, хәрби һөнәрне сайлады һәм чиратлап безнең һәрберебезне Мәскәүгә үз янына алып, безгә тормышыбызны җайларга ярдәм итте, – диләр юбилярның балалары.
Лодоркиннарның ике кызы һәм улы балалары һәм оныклары белән бергә, якын кешеләрен истәлекле бәйрәме белән котлар өчен генә түгел, ә аның янында торып та китү өчен, туганнары белән август аенда ял алу турында алдан килешеп, башкаладан Наталья Степановнаның юбилеена кайтканнар.
– Әбинең энергиясе ташып тора, беркайчан да эшсез утырмый, безне дә кечкенәдән хезмәт сәяргә өйрәтте, җәйне бакчада эшләп үткәреп үстек без. Ә мине хәтта бәйләргә дә өйрәтте. Сүз уңаенда, мин олы онык, исемемне дә әбием хөрмәтенә кушканнар, – дип сөйли Мәскәүдән кайткан оныгы.
Наталья Степановна туксан яшендә дә бакчада эшли. Ул быел да бәрәңге бакчасын үзе генә китмәнләде, берьюлы биш рәтне эшләп бара, без аның артыннан өлгермибез диләр, үзләре дә лаеклы ялда булган кызлары. Гаилә башлыгы вафат булганнан соң Түбән Камада яшәүче кызы Антонина әбинең ярдәмчесенә әйләнә.
– Хәер әни бөтен эшне дә үзе башкара, тик менә колагы гына начаррак ишетә, ә болай аны бер урында гына утыртып тота алмыйсың. Яшен санамый, барысын да үзе эшләргә тырыша, – ди кызы Антонина.
Юбиляр әби шул яшькә җитүенә куанып бетә алмый, матур, мул тормыш өчен Ходайга рәхмәт укый.
– Пенсия дә бирәләр, кибетләрдә җаның ни тели шул бар. Мондый муллыкны безнең әти-әниләргә күрү насыйп булмады, күрсәләр исләре китәр, ышанмаслар иде, – ди Наталья Степановна. – Күпме авырлыклар, ачлык-ялангачлык күргәннән соң, бүгенге тормышның рәхәтлегенә кайчакта үзем дә ышанып бетмим. Тагын бер ун ел яшисе иде әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев