Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туганнарым – минем горурлыгым

    Агымдагы елның март аенда Коломна шәһәрендә нәшер ителгән китап нәкъ менә шулай атала. Бу - Иске Үзи авылында гомер иткән Исаковларның дүрт кызы һәм бер улларыннан башланган гаиләнең дүрт буыны вәкилләре турындагы материалларны үз эченә алган нәсел җепләрен тоташтырган китап. Кызларның иң өлкәне - 1861 елда туган Ирина. (Китап тышлыгында...

    Агымдагы елның март аенда Коломна шәһәрендә нәшер ителгән китап нәкъ менә шулай атала.

    Бу - Иске Үзи авылында гомер иткән Исаковларның дүрт кызы һәм бер улларыннан башланган гаиләнең дүрт буыны вәкилләре турындагы материалларны үз эченә алган нәсел җепләрен тоташтырган китап. Кызларның иң өлкәне - 1861 елда туган Ирина. (Китап тышлыгында аның һәм нәселнең иң яшь вәкиле яңа гына дөньяга килгән Есения Сулейманкинаның фоторәсемнәре урнаштырылган). Китапның һәр битендә, дүрт буынга кадәрле һәр кеше турында материал һәм аларның фоторәсемнәре урын алган.

    Туганнарны бер китапка туплау буенча әйтеп бетергесез зур эшне Аксубайда туган, бүгенге көндә Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә яшәүче Антон Мишин һәм Иске Үзидән мәктәп укучысы Валентина Чернова башкарган. Язмыш иреге буенча, бер-берсе турында бөтенләй белмәгән килеш һәм шул ук вакытта узган елның җәендә икесе дә бер үк мәлдә, кем әйтмешли, узган гасыр еллары артында яшеренеп яткан, онытылган туганнарын эзләүгә керешәләр. Алар барысы да Исаковларның нәселен дәвам итүчеләр. Һәм очраклы рәвештә интернет аша бер-берсен табалар. Аралашканнан соң, туганннарын эзләүдә көчләрен берләштерергә карар кылалар.

    - Аннан соң без бөртекләп материаллар туплый, төрле шәһәрләрдән, төбәкләрдән туганнарны эзли, аларга шалтырата, яза башладык, - дип сөйли Антон Мишин. - Һәм ни гаҗәп, туганнарның саны өч йөзгә якын җыелды! Мәгълүматлар, фотографияләр җибәрүне сорап мөрәҗәгать иткән һәркем, теләп һәм кызыксынып элемтәгә керде. Туганлык җепләре менә шулай барлыкка килде.

    "Эзтабарларга" иҗади эш белән дә шөгыльләнергә туры килә - хикәятләрне әңгәмәдәшләрнең истәлекләре буенча язалар. Эш барышында гаилә өчен элек мәгълүм булмаган тарихи вакыйгалар ачыла: Валентина эзләнү эше барышында 1943 елда фашистларда әсирлектә һәлак булган карт бабасы Максим Чернов турындагы фаҗигале материалга тап була. Аның фотографиясе туганнарының берсендә дә сакланмаган, ә китапка кертелгәне ул фашистлар тарафыннан отчет өчен төшерелгән бердәнбер фотосурәт. Җәберләнгән совет солдаты ерак калган сугыш еллары аша безгә төбәлә. Чәнечкеле тимерчыбык артында гомере өзелгәндә аңа бары тик 36 яшь кенә була, хатыны ике бала белән ялгызы кала. Аның язмышы турында бернинди мәгълүмат та булмаган дияргә мөмкин.

    Китап битләрендә - фотосурәтләр, кешеләр турында язылган хикәятләр. Аларның фамилияләре дә төрле, географиясе дә - Иске Үзи авылыннан алып, якын һәм ерак чит илләргә кадәр. Китапта зур форматта, гаиләнең һәр вәкилен күрсәтеп, нәсел агачы схемасы бирелгән.

    Ата-бабалар җире - Иске Үзи авылындагы туганнар очрашуы әлеге зур тырышлык куеп, басылып эшләүне таләп иткән эш нәтиҗәсе булды.

    Җирле мәдәният йорты туганнарга үз ишекләрен киң итеп ачты. Алар бер зал булып тулды. Бер-берсен бөтенләй белмәгән кан-кәрдәшләрнең очрашуы дулкынландыргыч килеп чыкты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аны концерт программасы белән бизәделәр, алып баручы Валентина Селезнева очрашуда катнашучыларның күңелләрен тетрәндерерлек сүзләр тапты. Шулай булмый ни, әлеге залда күңел түрендә булган иң кадерле туганлык җепләре темасы күтәрелде бит. Хис-кичерешләргә бирелгән хатын-кызлар күз яшьләренә тыгылды. Китапны нәшер итүчеләр Антон һәм Валентина һәр гаиләне сәхнәгә чакырдылар, алар белән барысын да таныштырдылар һәм һәрберсенә нәсел шәҗәрәсен берләштергән китапны бүләк иттеләр. Алар бер-берсенә күпме изге теләкләр әйттеләр. Иң мөһиме бер-берсен таптылар һәм алар арасындагы туганлык җепләре беркайчан да өзелмәсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: