Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туган һәр көнгә куанып

Урмандееводан хезмәт ветераны Мария Петрова гомерендә ике тапкыр юбилей белән рәсми котлауга лаек булды.

Биш ел элек аны туксан яшьлеге белән котладылар, ә узган якшәмбедә исә – 95 яшь тулу белән. Бу көнне аның өендә бөтен гаиләсе – балалары, оныклары, оныкчыклары, дуслары, авылдашлары җыелды, рәсми кунаклар да килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов Мария Ивановнаны юбилее белән чын күңелдән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр бирде, район исеменнән бүләкләр тапшырды.

Ветеранны районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, авылның ветераннар советы рәисе Владимир Семенов та кайнар котладылар.

– Өлкән буынга хөрмәт күрсәткәнегез өчен рәхмәт, – диде тантана гаеплесе. – Без элек яхшы тормышта яшәмәдек, ачлык елларда үлән, туңган бәрәңге белән тамак ялгадык, үзебезне аямыйча хезмәт куйдык. Хәзер тормыш бөтенләй башка, күңел һәр туган көнгә куана.

Узган юбиленнан соң биш ел эчендә Мария Ивановна тормышында берни дә үзгәрмәгән диярлек. Балалары, оныклары аны шулай ук карап, тәрбияләп торалар. Шунысы гына кызганыч, хәзер ул коляскада хәрәкәтләнә, шулай ук вакыйгалар белән кызыксына, аралаша, хәтере дә яхшы. Тормышыннан кайбер мизгелләрне, авыр сугыш елларын, иптәш кызлары белән Татар Баганалысында урман хәзерләү эшләрендә ничек эшләүләрен, фермада ат караучы булып эшләвен искә алып сөйләде. Ире белән биш ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Бүгенге көндә аның 32 оныгы, 63 оныкчыгы һәм аларның 5 баласы бар! Бу байлык түгелме? Ветеран улы Сергей гаиләсендә яши, монда аның өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Шулай ук, биш ел элек кебек, бәйрәмгә иң якын дусты Мария Петрова да килгән, декабрьдә аңа да 95 яшь тула. Озын гомерле әбиләр өчен сөенәсе һәм аларга сәламәтлек кенә телисе кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев