Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган көнендә – хезмәт һәм бәхет турында

    Социалитстик Хезмәт Герое Валентина Сорокина истәлекле вакыйга - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Валентина Васильевнаны юбилее белән котларга район җитәкчеләренең тулы бер делегациясе килде. -Җитмешенче елларда безнең район бөтен республикага гөрләп торды. Дуңгызчылык тармагындагы казанышлары белән хәтта Мәскәүдә дә танылды, - дип әйтте тантана гаеплесенә мөрәҗәгать итеп, район җитәкчесе Камил...

    Социалитстик Хезмәт Герое Валентина Сорокина истәлекле вакыйга - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Валентина Васильевнаны юбилее белән котларга район җитәкчеләренең тулы бер делегациясе килде.

    -Җитмешенче елларда безнең район бөтен республикага гөрләп торды. Дуңгызчылык тармагындагы казанышлары белән хәтта Мәскәүдә дә танылды, - дип әйтте тантана гаеплесенә мөрәҗәгать итеп, район җитәкчесе Камил Гилманов. - Монда сезнең хезмәт өлешегез зур. Үзегезнең тырыш хезмәтегез белән сез районны таныттыгыз.

    Ул Валентина Васильевнага чәчәкләр, районда терлекчелекне үстерүгә саллы өлеш керткәне өчен Аксубай муниципаль район Советының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

    Озак еллар фидакарь хезмәт иткәне өчен Валентина Сорокина хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. 1971 елда - аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда - Ленин ордены тапшырыла. 1976 елның 23 декабрендә ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

    Район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов та хезмәт ветеранын юбилее белән ихластан котлады, гөлләмә, бүләк бирде.

    -Сезнең хезмәткә булган мөнәсәбәтегез - барлык терлекчеләр өчен өлге булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче бүгенге хезмәткәрләр сезгә тиңләшәләр, - дип әйтте ул.

    Валентина Васильевна район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллиннан да кайнар котлаулар кабул итте.

    Бәйрәмгә өй хуҗабикәсенең балалары, оныклары кайткан иде. Өйдә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Мул әзерләнгән табын артында, кунаклар белән бергә ветеран элекке авыр шартларда эшләргә туры килгән елларны хәтерендә яңартты. Язмыш аңа төрле сынаулар әзерли: уналты яшьлек кыз торф казылмаларында эшли, унсигез яшендә колхозның дуңгызчылык фермасында хезмәт куя башлый. Ул өч ел ярымнан артык вакыт эчендә бишьеллык планны үти! Шулай ук гаиләсендә дә бәхет таба. Валентина Васильевна балалары, оныкларының игътибар һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле картлык кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: