Тренерга, әти-әнисенә һәм табибка рәхмәтле
24 яшьлек Александр Крайнов 2019 елда самбо буенча Россия спорт мастеры исемен яклады.
Ул үзенең зур һәм кечкенә җиңүләре, сикәлтәле юллар аша якты хыялына ирешүдә районда ничәмә-ничә буын спортчылар тәрбияләгән тренер Александр Скворцовка бурычлы, дип саный.
Бүген Александр Әлмәт шәһәренең спорт мәктәбендә эшли һәм үзе дә малайларга күнекмәләр бирә. Ял көннәрендә ул Сөнчәледә яшәүче әти-әнисе йортына кайткан иде, хәбәрчебез шунда юл тотты. Зурайтып куелган өстәл-тумба Александрның барлык кубокларын һәм медальләрен көчкә сыйдырды.
– Александр Семенович – бөек тренер, мин аңа тормышымда барысы өчен дә рәхмәтле, – ди Александр горурлык белән бүләкләрен күрсәтеп.
Иртәнге алтыда торып, мәктәпкә киткәнчегә кадәр йөгерү – ул кыюлык. Мәктәптән соң келәмдә шөгыльләнергә, ә кичне кабат йөгерү белән тәмамларга. Үзеңне даими рәвештә формада тотарга, ярышларга әзерләнергә, көндәшләрнең тактикаларын өйрәнергә. Ул мәктәптә укыган елларда Сөнчәле авылында һәр малай спорт дип ”җан ата”, тренер Скворцов бүген дә элеккегечә үк малайлар һәм кызлар өчен спортта “әти” булып кала.
Александр кубокларга күчте.
– Менә монысы – Шәрәфетдинов истәлегенә Казан яшүсмерләр турнирында өченче урын өчен. Ул шуның белән истәлекле, без аңа бозлы яңгыр явып, районда бөтен электр чыбыкларына зыян китергән, элемтәләр өзелгән вакытта юл тоттык. Безне дә алып барырга җөрьәт иттеләр. Өч көн дәвамында көрәш келәмендә Идел буе федераль округыннан 450 катнашучы көч сынашты. Бу минем беренче зур җиңүем булды, – дип искә ала Александр.
Һәр кубокның үз тарихы бар. Спорт мастеры өчен Киров шәһәрендә узган турнир да истәлекле, ул анда инде студент вакытта, тренерсыз бара һәм «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия ачык турнирыннан икенче урынны алып кайта. Егет анда юниорлар арасында Россия беренчелегенә сайлап алыныр өчен барганын әйтте. Нәкъ менә бу турнир алга таба Идел буе федераль округы дәрәҗәсендәге ярышларда катнашуга этәргеч бирә.
Узган ел Александрга самбо буенча Россия чемпионатында катнашырга насыйп булган, анда ул кабардиналыны 4:0 исәбе белән җиңә, әмма Мәскәү көрәшчесеннән җиңдерә. Спортта җиңүләр генә түгел, җиңелүләр, имгәнүләр дә була. Кулы җитди имгәнү сәбәпле, спортчы ике елга спорттан китеп торырга мәҗбүр була. Ул шулай ук табиб-травматолог, якташыбыз Якуб Ибраһимовка да рәхмәт сүзләре әйтте, ул самбода үз хыялына кадәр барып җитү мөмкинлеге бирү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.
– Шәһәр балалары самбо белән алты яшьтән шөгыльләнә, мин бишенче сыйныфта көрәш келәменә килдем, – ди Александр. – Тик ни өчен килгәнемне һәрчак белә идем. Ярышларда катнашкан елларда без бер гаилә булып берләштек, без келәмдә генә көндәшләр, ә тормышта – дуслар. Теләсә кайсы вакытта, Россиянең теләсә кайсы шәһәренә баргач, мин дусларыма шалтыратам, без очрашабыз.
Спорт мастерына кадәр үсәр өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк, дип кызыксындым?
– Сабырлык, алга омтылыш, әти-әнигә хөрмәт. Беренче ярдәм – ул әти-әниең, алар – бөтен нәрсәнең башы. Әти-әниләр безне саклыйлар, борчылалар һәм дога кылалар. Һәр җиңүем турында иң беренче чиратта әтигә һәм әнигә хәбәр итә идем. Тренер исә җиңүләргә беренче булып шатланды һәм уңышсызлыклар булганда юатты, – ди Александр.
Ә барысын да ташлап, кире бала чакка кайтасың килмиме, дигән сорау бирдем спорт мастерына.
– Беркайчан да! – дип катгый җавап бирде Александр. Спортны ташлап торырга туры килгәннән соң көрәшү, эшне һәм күнегүләрне бергә алып баруның ничек кыен булуы турында искә алды ул. Чөнки ул спорт мастерлыгына кандидатны 2013 елда ук раслаган, аннан соң, имгәнү, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү.
Бүген Александр Крайнов Әлмәт спорт мәктәбендә җиде яшьтән алып малайлар һәм кызлар белән шөгыльләнә. Бу – зур җаваплылык – дип саный, чөнки ул көрәш келәмендә бергә бил алышып үскән көндәшләре дә тренер булганнар. Алар тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсенә киңәшләр бирәләр һәм кайчан да булса аларның тәрбияләнүчеләре дә келәмгә чыгачагын аңлыйлар.
Һәм алар балаларны көрәшергә, келәмдәге көндәшлеккә генә түгел, ә иң мөһиме – дуслыкка һәм туганлыкка да өйрәтәләр. Тренерның хыялы – үз тәрбияләнүчеләрен Россия шәһәрләре һәм авыллары буйлап турнирларга һәм беренчелекләргә, чемпионатларга алып бару. Һәм эмоцияләр, җиңелүләр һәм җиңүләр шатлыгы котылгысыз, дип ассызыклый.
Тик спортта үз алдына ныклы максат куйган һәм аңа барган кешеләр генә яши, ди. Александрның әти-әнисе Людмила һәм Николай Крайновлар уллары белән горурлана. Алар улларын бары тик юллатып кына җибәргәннәр, ә Александрда омтылыш һәрвакыт булган, дип саныйлар. Иртән, әнисе улын уятырга килгәндә, еш кына карават буш була – ул тренировкага үзе торып киткән була инде. Әти-әнисе битенә беркайчан да кызыллык китерми.
– Балага ышанырга һәм хупларга кирәк, калганнарына ул үзе ирешә, – дип саный спорт мастерының әнисе. Өстәлдә алтын һәм көмеш медальләр, кубоклар кояш нурларында чагылып күзләрне иркәли. Александр көрәш келәменә әйләнеп кайтачагын белдерде. Тик әлегә аның бурычы – тәрбияләнүчеләрен самбо серләренә өйрәтү һәм үзенең тренеры өйрәткән, ярышларда катнашкан елларында көрәш келәмендә алган иң яхшы тәҗрибәләрне балаларга тапшыру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев