Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Төп сыйфат - кунакчыллык

Татар Майнасы авылында гомер итүче Минниса Мифтәхова 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Паспортында шулай язылган булса да, авылда аны Суфия дип атап йөртәләр. Бу исем күбрәк юбилярның холкын чагылдыра, чөнки ул татарча аңлатмада “явызлык кылмый торган” дигәнне аңлата.

Нәкъ менә шундый холкы өчен ул авылдашларының ихтирам һәм хөрмәтен казанган да. Игелеклелек, кунакчыллык, якын кешеләргә ихластан ярдәм итү, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина сүзләренә караганда – юбилярның гына түгел, аның күпсанлы балалары, оныкларына да хас төп сыйфатлар.

Юбилей көнне аларның барысы да әниләрен, әбиләрен, карт әниләрен истәлекле көне белән котларга дип туган авылларына кайттылар. Суфия Гарифулла кызын тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов, ТР Аксубай районындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тәнзилә Габдрахманова, авыл ветераннар советы рәисе Госман Гафиятуллин килделәр.

– Барлык сугыш чоры балалары кебек, Сез дә тормыш авырлыкларын үз җилкәгездә кичереп, озын һәм бәрәкәтле гомер итәсез. Сезгә йөз яшьлек юбилеегызны да сау-сәләмат килеш каршы алырга язсын дип телисе килә, – дигән теләкләрен җиткерде районнан килгән кунак Илдар Ислямов.

Ул Суфия Гарифулла кызына чәчәк бәйләме, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов исеменнән күчтәнәч тапшырды. Аксубай районы буенча вәкаләтле вәкил Тәнзилә Габдрахманова юбилярга ныклы исәнлек, иминлек теләде. Суфия Гарифулла кызы гомере буена колхозда хезмәт куйган, тормыш иптәше Минһаҗ Мифтәх улы белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген алар үзләре дә лаеклы ялда.

Балалары үзләренә яшәргә чакырсалар да, юбиляр ире вафатыннан соң да нигезен ташлап китәргә теләмәгән. Бер улы каршысында гына яши, кызлары да әниләрен еш кунакка алып китәләр, ләкин ул һәрвакытта да үз өенә ашкынып кайта.

– Балаларым бу өйдә дөньяга килделәр, үсеп буй җиттеләр, иремне шул нигездән мәңгелеккә озаттым. Көчем барда  үз йортымда яшисем килә, – ди юбиляр әби.

Өй тәрәзәләре түбән, бөтен урам уч төбендәге кебек күренә, ди ул. Урамнан үтеп барган бөтен кешене дә Суфия әби чәй эчәргә чакыра. Ул гомере буена уңган хуҗабикә булган, хәзер дә иренеп тормый, гел камыр ашлары пешерә. Ә чәй табыны артында тормыш юлларын хәтерендә яңарта. Мәктәп укучыларының әниләре янына еш килеп йөриләр, моның өчен юбилярның балалары уку оешмасы җитәкчелегенә рәхмәтле.

Суфия Гарифулла кызының авыл тарихы, аның кешеләре, район тормышы турында сөйләр сүзе күп. Ә бит аның абыйсы – Шакирҗан Хәбибуллин үз вакытында партия район комитетының II секретаре булып эшләгән, легендар колхоз рәисе, ТР, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, орден иясе, колхозларны алга җибәрүгә үзенең саллы өлешен керткән Яһудин Габделхәй Абзалетдин улы да аларда еш кунак булган. Ә җәен ата- ана нигезенә балалары, үзләре дә гаилә корган 9 оныгы, 19 оныкчыгы һәм аларның да балалары җыела. Алар әбинең горурлыгы һәм сөенече. Якыннары юбилей көнендә  бер генә теләк - Аллаһы Тәгаләдән әниләренең, әбиләренең сәламәтлеген сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев