Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормышка карашлар бер үк төрле һәм мәнфәгатьләр уртак булганда

    Иске Үзи авылыннан Захаровлар гаиләсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештыру комитетының Мактау грамотасы һәм Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале белән бүләкләнгән иде.

    Борис Андреевич һәм Людмила Александровна бүләкләрне Уяв чуаш мәдәнияте республика бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты кулыннан алдылар. Бу мизгелне ир белән хатын сагынып искә алалар.

    – Безне Татарстан Президенты үзе котлады, әлбәттә, бик дулкынландыргыч булды, – ди Людмила Александровна. – Шул ук вакытта күңелле дә.

    Захаровлар 40 елдан артык тату гомер кичерәләр.

    – Безнең тормышка карашыбыз бер үк төрле һәм мәнфәгатьләр дә уртак, –диләр алар. – Безгә бергә яхшы.

    Аларның мәхәббәт тарихы сиксәненче елларда, икесе дә Канашта педагогика училищесында укыган вакыттан башланган. Училищены тәмамлагач, егет сөйгәненә якынырак булыр өчен, Чабаксар дәүләт университетына тарих факультетына (хәер, Казанда да укый алыр иде) укырга керә. Өйләнешкән вакытта икесенә дә чак кына егерме яшь тулып узган була. Бер елдан яшь гаилә алдында беренче зур сынау килеп баса – яшь ир Совет армиясенә чакырыла. Хатын кечкенә кызы белән аны ике ел көтә. Кулында яшь баласы булган шәһәр кызына авылда бик авыр була. Әмма барысына да түзә.

    Тату яшиләр, мәктәптә эшлиләр, дәресләрне зур кызыксыну белән алып баралар. Хезмәттәшләре, укучылар аларга зур хөрмәт белән карыйлар. Гаиләдә тагын дүрт малай дөньяга килә.

    – Тормыш бик тиз узды, балаларның ничек буй җитеп, таралуларын сизми дә калдык, – дип фикерләре белән уртаклаштылар Захаровлар. – Балаларыбызның берсе өчен дә кызарырга туры килмәде, алар тәртипле булып үстеләр, белемгә омтылдылар.

    Уллары барысы да белем алган, уңышлы эшлиләр, үз гаиләләре бар. Кече уллары әле өйләнмәгән. Алар барысы да Чабаксарда яшиләр. Захаровларның 8 оныгы бар, берничә атнадан гаиләдә тагын бер оныкның дөньяга аваз салуын көтәләр. Балалар әти-әниләренә бик сакчыл карыйлар, һәр эштә дә ярдәм итәләр.

    – Җәен безнең өйдә, мәктәп лагерындагы кебек, – диләр бәхетле әби белән бабай. – Шәһәрдән оныклар кайта, кызыбызның балалары да килә, бик күңелле була.

    Борис Андреевич һәм Людмила Александровна яхшы гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып торалар. Хатыны бүген дә хезмәттә булган Борис Андреевичны хуплый. Аның педагогик стажы – 42 ел. Педагогның профессиональлеге бүген дә мәктәп өчен кирәк, ул төзегән музей районда иң яхшыларның берсе, укучылар тарих һәм җәмгыять белеме буенча республика конкурсларында призерлар һәм җиңүчеләр булып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: