Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш юлын лаеклы узган

Шушы көннәрдә Россия Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Владимир Тимофеев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Владимир Егоровның хезмәт биографиясендә уникаль мизгелләр бар. Инженер-механик дипломы алгач, ул Карл Маркс исемендәге туган колхозына эшкә кайта. Яшь белгечкә баш инженер вазифасын ышанып тапшыралар. Ул чакта аңа нибары 22 яшь була.

Бер ел да узмый, ялга киткән колхоз рәисен алыштыра. Бүген ул бу мизгелләрне елмаеп искә ала, ә ул чакта, кырык ел элек, колхозның  барлык участоклары өчен җавап- лылык төннәрен йокларга ирек бирми аңа. Ләкин яшь белгеч сынатмый. Бу җитәкчелек эшенең беренче тәҗрибәсе була. Сиксәненче еллар ахырында колхоз ике мөстәкыйль хуҗалыкка бүленгәннән соң, аны Карл Маркс исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр.

Бу вакытта аңа 29 яшь тулган гына һәм ул  районда  иң яшь җитәкче санала. Бу икътисади катлаулы чорда аның җитәкчелегендә 15 җитештерү, социаль көнкүреш объекты төзелгән, Савгач урта мәктәбенең 620 урынга исәп- ләнгән яңа бинасы сафка бастырылган. 1993 елның августында Владимир Тимофеевны “Агрохимсервис”ның район берләшмәсе директоры итеп күчерәләр.

Предприятие үсемлекләрне химик яклау, ашламалар белән тәэмин итү, әче туфракны известьлау белән шөгыльләнә, сөрү җирләре, сыер  көтүе булган зур ярдәмче хуҗалык була. Предприятие хезмәткәрләре социаль якланган, аларга фатирлар төзегәннәр. Бу район дәрәҗәсендә киеренке җитештерү эше еллары булды. Район, республика җитәкчелеге җитәкченең тырыш хезмәтен күрә һәм  лаеклы бәяли.  

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән югары исемне биргәндә, аңа кырык яшь кенә була әле.  Авыл хуҗалыгында нәтиҗәле хезмәте өчен Владимир Егорович берничә тапкыр  грамоталар белән бүләкләнә, район җитәкчелеге тарафыннан да мактау сүзләренә еш лаек була.

Соңгы унике елда Владимир Егорович Россия Федерациясенең Аксубай районы буенча Пенсия фонды идарәсен җитәкли. Алтмыш яшькә җитеп пенсиягә чыкканда аның гомуми эш стажы 38 ел була.

– Кайда гына эшләргә туры килсә дә, мин коллективтан  уңдым, – дип фикерләре белән уртаклаша Владимир Егорович. – Хезмәттәшләрем тарафыннан  һәрчак ярдәм тойдым, ә бу  – эшнең ярты уңышы диярлек. Алар миңа эшне җайга салырга ярдәм иттеләр, рухландырдылар. Бүген бергә эшләгән барлык кешеләрне тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Пенсия Фонды коллективы да минем өчен күптәннән  үз кешеләремә әйләнде.

Владимир Егорович – уңышлы җитәкче һәм яхшы гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Ирина ханым  белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, лаеклы тәрбия, белем биргәннәр. Өлкән уллары Андрей фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия, Германиядә эре кампаниянең техник директоры булып эшли.

Туган иленнән ерак яшәсә дә,  әти-әниләре янына кайтырга вакыт таба. Эдуард Аграр һәм техник университетын тәмамлаган, гаиләсе белән туган ягында яши. Финанс икътисад институтын тәмамлаган Наталья гаиләсе белән Казанда яши һәм эшли. Тимофеевларның өч оныгы үсә, алар белән әби-бабайлары чиксез бәхетле.

– Хезмәт юлын мин лаеклы уздым, – диде гаилә башлыгы. – Ир-ат нәрсә эшләргә тиеш, шуларның барысын да үтәдем. Тулы кыйммәтле эш, коллективта үзара аңлашу һәм иминлек, гаилә мәхәббәте – кешегә бәхетле тормыш өчен кирәкле булган барлык нәрсәләрне язмыш миңа бүләк итте, шуңа рәхмәтлемен, диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев