Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормыш иптәшен госпитальдә очрата

    Аксубайдан Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Зоя Макарова 95 нче туган көнен билгеләп үтте.

    Аны котларга район башлыгы Камил Гилманов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм социаль яклау бүлеге җитәкчелеге килде. Район башлыгы Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган хатын укыганда юбиляр күз яшьләрен тыеп кала алмады.

    – Шатлыктан елыйм, чөнки бер гасырга якын гомер иттем, нәселемнең дүртенче буынын күрү бәхетенә ирештем, быел минем оныкчыгымның да нарасые дөньяга килде, – дип бүлеште Зоя Алексеевна.

    Казаннан кайткан ике айлык нарасыйны ул бик саклык белән генә кулына алды һәм,  якыннарыңның кайгырту һәм игътибарын тоеп, аларны каршы алып һәм озатып калып яшәүдән дә олы бәхет юк, дип кабатлады.

    – Бәхетле тормышта яшәр өчен безгә Василий Степанович белән күпме кан һәм күз яше аша үтәргә туры килде....

    Сугыш аларның тормышын ике өлешкә бүлә – 1418 көн һәм төн дәвам иткән вакыт аралыгы мәңгелек булып тоела. Аларны нәкъ менә сугыш таныштыра, яшәргә һәм дүрт буынга гомер бүләк итәргә көч бирә. 

    Зоя  Оренбургта туып үсә һәм бухгалтер булырга хыяллана. Ләкин сугыш башланып, бөтен планнарны чәлпәрәмә китерә. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган кызларның  барысын да шәфкать туташлары курсларына укырга җибәрәләр һәм Зоя, ак халат киеп, эвагоспитальдә эшли башлый. Шәфкать туташлары  яраланган солдатларны, танкчыларны, очучыларны  алып килгән эшелоннарны каршы алып, күргәннәрдән хәйран калып һәм хис-кичерешләргә теш кысып түзеп, аларны носилкаларда, үзләренең нәфис җилкәләрендә ташыйлар.

    Юбиляр сөйләгәнчә, хәтта берничә тәүлек буена йокламаган чаклары да була, иртә белән кесәләренә тыккан паекка бирелгән бер телем икмәкне кабып куярга да вакытлары булмый. Кыз икмәк кисәген еш кына яралылар белән бүлешә.

    Госпитальдә Зоя  үзенең фамилиядәшен – Аксубай егете Василий Макаровны очрата. Яраланганнан соң егетнең аякларында гангрена башлана, аякларын кисәргә телиләр. Шуннан башлап ул гел Василий янында була, табибләрдән егетнең аякларын кисмәүне үтенә. Солдатны дәвалауга  бөтен көчен бирә. Һәм бу кайгырту мәхәббәткә әверелә, Василийны комиссовать итәләр һәм ул  шәһәрләрнең берсендә комендант булып эшли башлый. Ә сугыш беткәч иренең туган ягына кайталар.

    Бу фронтка бәйле тарих – Макаровлар гаиләсенең буыннардан-буыннарга күчеп килгән ядъкаре. Алар бер-берсенә булган сөю хисләрен гомер буена саклап киләләр. Бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып яшиләр.

    Зоя Алексеевна хыялын барыбер тормышка ашыра – Аксубайга кайтып урнашкач, озак еллар  район үзәк хастаханәсендә, аннан соң ОРСта хисапчы булып эшли. Василий Степанович гомере буена җитәкче урыннарда хезмәт куя. Макаровларның балалары хәзер лаеклы ялда инде, алар да район иминлеге өчен тырыш хезмәт куйган кешеләр. Владислав озак еллар май заводын җитәкләде, кызлары Людмила (Егорова) – районда оста чәч кисүче, Валерий май заводында җаваплы хезмәткәр булды.  

    Сугыш ветераны толы буларак  берничә ел элек Зоя Алексеевнага йорт төзеп биргәннәр. Аның өендә, гаилә учагы кебек, якты һәм уңайлы.  Яраткан әниләренең, әбиләренең хәлен белергә балалары, 8 оныгы, аларның балалары һәм аларның да нарасыйлары кайтканда өй тагын да ямьлерәк һәм җылырак булып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: