Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормышының матур чоры

    Якшәмбе көнне Минәхмәт Заһретдинов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Районның өлкән буыны вәкилләре Аксубай "Сельхозтехника"сының легендасына әверелгән Минәхмәт Рамазан улының исеме белән бәйле бик күп вакыйгаларны хәтерлиләр. Ул безнең районга күрше Чирмешән районыннан юллама буенча җибәрелә һәм килүгә үк транспорт мәсьәләләре буенча управляющий урынбасары итеп билгеләнә. - Чит районда үземне...

    Якшәмбе көнне Минәхмәт Заһретдинов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Районның өлкән буыны вәкилләре Аксубай "Сельхозтехника"сының легендасына әверелгән Минәхмәт Рамазан улының исеме белән бәйле бик күп вакыйгаларны хәтерлиләр.
    Ул безнең районга күрше Чирмешән районыннан юллама буенча җибәрелә һәм килүгә үк транспорт мәсьәләләре буенча управляющий урынбасары итеп билгеләнә.
    - Чит районда үземне ят кеше итеп хис итмәдем, мине коллективта яратып кабул иттеләр, шуның өчен эшләргә кыен булса да, янәшәдә предприятие җитәкчесе Нургаяз Мәхмүт улы Залаков кебек чын дуслар булу бик күп кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул.
    Ул замандагы предприятие автопаркы начар халәттә була - ачык һавада калган иске машиналар, комбайннар, кадрлар кытлыгы. Шуңа карамастан, берүк уй-фикерләр белән янып эшләгән җитәкче белән яшь урынбасар төрле юллар аша техниканы торгызырга, гаражлар төзергә һәм җитештерү биналары булдырырга керешәләр. Һәм эшчеләрнең 1982 елда Минәхмәт Рамазанович «Сельхозтехника» җитәкчесе итеп билгеләнгәнче төзелә башлаган һәм ул эшләгән елларда сафка баскан җылы цехларда эшләп, бары тик авыл хуҗалыгы машиналарын гына түгел, шулай ук терлекчелектә кулланылган җиһазларны да ремонтлау белән шөгыльләнә башлавына ирешәләр. «Сельхозтехника»га районның иң яхшы белгечләре эшкә киләләр.
    Аларны җәлеп итүдә эшләү өчен генә түгел, яшәү өчен дә яхшы шартлар булдырырга кирәк була. Бу вакытта "Сельхозтехника"да 300 дән артык кеше эшли торган була инде. Шулай итеп Заһретдинов өйләр һәм фатирлар, социаль объектлар төзүгә керешеп, иген иккән, кырларның уңдырышын һәм терлекчелектән югары продукция алуны тәэмин иткән иң яхшы кадрларны җәлеп итү һәм аларны предприятиедә калдыру өчен бөтен көчен куя. Беренче булып 36 фатирлы, аннан соң 27 фатирлы йорт файдалануга тапшырыла. Аерым 20 йорт төзелә, өстәвенә аларга оешма хисабына газ үткәрелә. Аксубайда «Сельхозтехника»ның бөтен республиканы шаулатканын бүген дә хәтерлиләр, моның өчен күпме көч, тырышлык куелуын бары тик Минәхмәт Рамазанович үзе генә белә. «Сельхозтехника» эшчеләре иң уңайлы шартларда яшиләр - аның үз балалар бакчасы да, кибете дә, ашханәсе дә була. «Сельхозтехника» базасында гараж, депо сафка баса, район хуҗалыкларында ындыр табаклары, складлар, сенаж базлары төзелә. Аның, хәтта үзенең ярдәмче хуҗалыгы да була. Әйтергә кирәк, ул вакытта хезмәт хакы да әлеге предприятиедә иң югарысы булган.
    Алдынгы хезмәтчәннәрне - чын кыр батырларын, ферма уңганнарын кыйммәтле бүләкләр һәм премияләр белән зурлаганнар.
    Минәхмәт Заһретдиновның тырышлыгы, куйган көче республика дәрәҗәсендә «Фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүнең 20 еллыгына» медальләре, «Татсельхозтехника» берләшмәсенең Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелгән.
    -Минем бүләкләрем - ул бары тик мин ирешкән уңышлар гына түгел, ә барлык коллективныкы. Предприятиегә дан-шөһрәт алып килгән барлык белгечләрне санап чыгу өчен газета битләре дә җитмәс иде, - ди Минәхмәт Рамазанович. - Минем янәшәмдә хезмәт куйган, «Сельхозтехника» өчен җан аткан барлык кешегә дә рәхмәт әйтәсем килә. Без бергәләп аны күтәрдек, аның таралуын да бергә кичерергә туры килде. Әмма берләшмәдә эшләгән вакыт минем тормышымда күптән мөһим урын алды инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: