Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормышны сөюче әби

Хезмәт ветераны Гөлҗиһан Нигъмәтуллинага үз гомерендә бик күпне кичерергә туры килгән. Ул Азат авылында крестьян гаиләсендә туган. Балачагы сугыш елларына туры килә. Ул көннәрне Гөлҗиһан апа бүген дә әрнеп искә ала. Яшүсмер кызга башкалар кебек үк колхозда эшләргә туры килә - кырда урак ура, урман кисә. Язгы пычракта чабата киеп...

Хезмәт ветераны Гөлҗиһан Нигъмәтуллинага үз гомерендә бик күпне кичерергә туры килгән.


Ул Азат авылында крестьян гаиләсендә туган. Балачагы сугыш елларына туры килә. Ул көннәрне Гөлҗиһан апа бүген дә әрнеп искә ала. Яшүсмер кызга башкалар кебек үк колхозда эшләргә туры килә - кырда урак ура, урман кисә. Язгы пычракта чабата киеп Чистайдан орлык ташулар да аның хәтереннән һич җуелмый.
Әмма аның язмышы дус кызларыннан аермалы була. 1961 елда авылдашларына ияреп Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәренә китә һәм данлыклы "Уралмаш" заводына эшкә урнаша. Әлеге машина төзү предприятиесендә якташыбыз утыз ел хезмәт куя. Эшләгән чорда җитәкчелек тарафыннан һәрдаим макталып, бик күп бүләкләргә лаек була.
Гөлҗиһан Шиһап кызының тормышында кызыклы мизгелләр дә аз булмый. Үз вакытында аңа булачак Рәсәй Президенты Владимир Путин белән дә сөйләшергә туры килә. Заводта эш-ләгәндә ул Мәскәүдән зур кунак килгәнен белмичә дә кала. Гөл-җиһан апа эшләгән станок янына завод директоры белән Владимир Путин килеп баса. Гөлҗиһан Нигъмәтуллинанаың ничек эшләвен карап торган Владимир Владимирович аның ничә класс белем алуы турында сорый. "3 класс" дигән җавапны ишеткәч, бик гаҗәпләнеп, "Булуы мөмкин түгел" дип әйтеп куя.
Гомеренең күп өлешен шәһәрдә үткәргән Гөлҗиһан Шиһап кызы, ире вафат булгач, туган якларына кайтырга карар кыла һәм 2003 елда Аксубайга кайтып төпләнә. Тиздән ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу яшьтә дә ул бик актив һәм тормыш сөючәнлеген югалтмыйча яши бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев