Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормышның кайгылы тарихы

Сугыш чоры кешеләре арабыздан китә Ә алар белән бергә - тарих та. Әмма, бәхеткә, яше туксаннан арткан кешеләр дә бар әле. Өлкән яшьтәге кешеләргә үз күзләре белән күрергә, үз җилкәләрендә кичерергә туры килгәннәрне исәпкә алсаң, аларга Ходай Тәгалә тарафыннан озын гомер бирелүнең тикмәгә генә түгеллеген аңлыйсың. Кече Акташ авылында яшәүче...

Сугыш чоры кешеләре арабыздан китә

Ә алар белән бергә - тарих та. Әмма, бәхеткә, яше туксаннан арткан кешеләр дә бар әле. Өлкән яшьтәге кешеләргә үз күзләре белән күрергә, үз җилкәләрендә кичерергә туры килгәннәрне исәпкә алсаң, аларга Ходай Тәгалә тарафыннан озын гомер бирелүнең тикмәгә генә түгеллеген аңлыйсың. Кече Акташ авылында яшәүче Мария Дмитриева тормышы бөтенләй дә үзенчәлекле. Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулды, ә илле елдан артык гомерен ул сукыр килеш үткәргән...
Шундый истәлекле көнне аның өенә күпсанлы кунаклар җыелды. Мария Тимофеевнаны олуг юбилее белән котлап, район башлыгы Камил Гилманов та үзенең җылы котлауларын җиткерде. Ул РФ президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Бу көнне ветеран социаль яклау Идарәсе начальнигы урынбасары Елена Золина, район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Тимофеев, җирле ветераннар советы рәисе Александр Васильевтан бик күп җылы сүзләр, теләкләр ишетте.
-Рәхмәт, мине онытмаганыгыз өчен,бик зур рәхмәт,-дип кабатлады, аш бүлмәсендә тәрәзә янында утырган әби. Район башлыгы Камил Гилманов белән алар рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр. Юбиляр кунакларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде.
Илдә күмәкләштерү һәм репрессия чоры башланганда, ул яшь бала гына була әле. Әти-әнисе уңган кешеләр булганга, алар заманына карата таза тормышлы булалар. Шуңа күрә әтиләрен, хуҗалыгын таркатып, Себергә җибәрәләр. Тиешле урынга барып җиткәч, гаилә башлыгын яңадан туган авылына кайтарырга булалар, тик, ни кызганыч, авыл Советында, безгә мондый кешеләр кирәкми, дип, аның кайтуына каршы киләләр. (Шуннан соң ул туган авылына кайта алмый һәм сугышта һәлак була). Бу арада җирле власть, авырлык белән тупланган мал-мөлкәтне тартып ала, әнисен алты бала белән өеннән куып чыгаралар. Бу гаилә белән беркем аралашмый, аны колхозга да кабул итмәгәннәр. Шулай да, кешеләргә эшләп, үзләренең тамакларын ялгарлык ризык табалар. Сугыш вакытында Мария окоп казу, урман кисү эшләрендә катнаша. Әлеге буын кешеләренә авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татырга туры килә. Каты суыклар булганда аяклары өшемәсен өчен, иске чүпрәкләр белән чолгап йөргәнен әле дә хәтерли ул. Соңрак язмыш аны Мәскәү заводына китерә. Тик монда аңа озак эшләргә туры килми, каты авырып китүе сәбәпле, аны яңадан кайтарып җибәрәләр. Поездда кайтканда чак кына исән калган кызның документларын урлыйлар. ( Вакыт үткәч бу вакыйга аңа тыл хезмәткәре буларак торак алуга комачаулый).
1962 елның көзендә аның тормышында караңгы көннәр башлана-уңышсыз операциядән соң ул тома сукыр кала. Тик шуңа да карамастан, ул эшләвеннән туктамый. Язмыштан узмыш юк, диләр, үзенең кыз туганы кебек, ул да гаилә кора алмый. Туганнан туган энесе Владимир Дмитриев әйтүенчә, Мария Тимофеевна һәм аның бертуганы, һәр елны өчәр гектар шикәр чөгендере эшкәртәләр. Таңнан алып кичке караңгыга кадәр кырда хезмәт куялар. Ә Мария күзләре күрмәгәч, чөгендерне капшап, пычрактан чистарта. Ул өендә дә бөтен эшне үзе башкара. Хәер, 95 яшендә дә ветеран эшсез утырмый, күзе күрмәсә дә, бәйли, тегә...
Владимир һәм аның хатыны Татьяна Мария Тимофеевнага ныклы терәк булып торалар.
-Мария Тимофеевна, без сезнең алда баш иябез. Шундый катлаулы тормыш кичереп тә сынмагансыз, сыгылмагансыз. Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев