Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормышның җиңел юлларын эзләмәсә дә, бәхетен таба

    Күптән түгел Нәсимә Моратшина юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Тормыш авырлыклары әлеге буын вәкилләрен дә читләтеп үтмәгән. Яшьтәшләре шикелле ул да авыр хезмәтнең тәмен татып үсә. Әтиләрен фронтка алалар. Алты баланы ачлык тырнагыннан йолып калу өчен әниләренә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Бәхеткә, әтиләре фронттан исән-сау кайта һәм озак...

    Күптән түгел Нәсимә Моратшина юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

    Тормыш авырлыклары әлеге буын вәкилләрен дә читләтеп үтмәгән. Яшьтәшләре шикелле ул да авыр хезмәтнең тәмен татып үсә. Әтиләрен фронтка алалар. Алты баланы ачлык тырнагыннан йолып калу өчен әниләренә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.

    Бәхеткә, әтиләре фронттан исән-сау кайта һәм озак еллар төзелеш бригадасында эшли, "Татарстанның атказанган төзүчесе" исеменә дә лаек була хәтта.

    Еллар уза тора, Нәсимә тыйнак, хезмәт сөючән булып буй җитә. 14 яшеннән өлкән хатын-кызлар белән урман эшкәртүдә хезмәт куя. Авырлыклар алдында сыгылып төшмиләр, тормыш йөген ир-атлар белән бертигез тарталар. Гаиләдә: җиңел юл эзләмәскә, барысына да үз кулларың, тырышлыгың белән ирешергә, дигән шигарь астында тәрбияләнә ул.

    Нәсимә авыл егете Исмәгыйльне гомерлек юлдашы итеп сайлый. Егет армиядә хезмәт итеп кайткан, Иске Кыязлы авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли, матур киләчәк турында хыяллана, югары белем алу теләге белән читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма, тулы кыйммәтле белем алу өчен вакыт җитмәгәнлектән, тормышны тамырдан үзгәртергә карар кыла. Икътисад факультетының көндезге бүлегенә имтиханнарны уңышлы гына тапшыра. Бер елдан яшь хатынын да Казанга алып китә. Нәсимә Закир кызы заводка эшкә урнашып, кичке мәктәптә белем ала. Исмәгыйль институтны тәмамлагач, Нәсимә дә кичке мәктәпне бетерә. Яшь белгечне юллама буенча Костромага эшкә җибәрәләр. Бу вакытта Моратшиннар гаиләсендә ике кыз бала үсеп килә.

    Нәсимә Закир кызы ерак Костромада да эшсез бер көн дә утырмый - район кулланучылар оешмасы системасында ипи пешерү заводында хезмәт куя һәм читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый.

    Туган якларына кайтып урнашалар. Нәсимә Закир кызының хезмәт стажы 43 ел. Шуның 22 елын ул район авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт техник күзәтчелеге инженеры белгечлегенә багышлаган. Ул икенче класслы Дәүләт хезмәткәре исеменә лаек. Озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен Нәсимә Моратшина СССР Югары Советы Президиумы, ТАССРның Югары Советы Указы белән "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән. Район һәм тармак исеменнән бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре дә бихисап аның.

    Тормыш юлдашы Исмәгыйль Хәсән улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Балалары тормышта үз юлларын ярганнар, өлкәне Флюра - мөгаллим. Ул Казан педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә балаларга белем бирә. Икенчесе Сирень - республика мәркәзендә банк тармагында хезмәт куя. Уллары Илшат - җаваплы җитәкчелек хезмәтендә. Бүгенге көндә ул финанс һәм мөлкәт эшләре белән идарә итүдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. Балалары һәм оныклары Нәсимә Закир кызы белән Исмәгыйль Хәсән улының горурлыгы, сөенечләре. Гаилә күптән түгел тагын бер истәлекле вакыйганы билгеләп үтте - гомер сукмагыннан иңне-иңгә куеп бергә атлауларына 55 ел булды. Бу вакыйга да якты, истәлекле гаилә тантанасы буларак хәтердә сакланып калды. Әби белән бабайның көндәлек тормышы яраткан оныкларының уңышларына куанып, аларның мәшәкатьләре белән үтә. Ял сәгатьләрен дә алар күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә күнеккән. Урман һавасын сулап гөмбә җыю - аларның яраткан шөгыле. Нәсимә ханым урманнан җыйган, бакчасында үстергән барлык сый-нигъмәтләрне балаларына, оныкларына күчтәнәч итеп җибәрә, ә әни куллары белән әзерләнгән ризыктан да тәмлерәк тагын нәрсә була ала соң.

    Фото: komuchtopodarit.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: