Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш юлын хәтердә яңартып

Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минзаһит Ганиев бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомеренең 43 елын ул авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә багышлаган. Менә инде бер ел ветеран лаеклы ялда. Бүген аның мөһим һәм әһәмиятле мәшәкатьләре - ул оныкларын тәрбияли. Юбилей алдыннан без аның өендә булдык, тантана сәбәпчесе үзенең бабайларга хас...

Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минзаһит Ганиев бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Гомеренең 43 елын ул авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә багышлаган. Менә инде бер ел ветеран лаеклы ялда. Бүген аның мөһим һәм әһәмиятле мәшәкатьләре - ул оныкларын тәрбияли. Юбилей алдыннан без аның өендә булдык, тантана сәбәпчесе үзенең бабайларга хас эше белән шөгыльләнә -бер яшьлек оныгы Сәйдәрне карый иде. (Аның алты оныгы).

Сөйләшү көндәлек тормыш турында барды. Авыл хуҗалыгы ветераны яшьлек елларын искә төшерде. Җитмешенче елларда Иске Кыязлыда сигезьеллык мәктәп кенә эшли. Урта белем алу өчен өлкән сыйныфларда җиде километр ераклыкта урнашкан күрше Чирмешән районы Иске Кади авылына барып укый. Анда спортка, милли көрәшкә тартыла. Әлеге шөгыле аны гомере буена озата килә, аңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Аннан соң Казан ветеринария институты, армия...

Минзаһит Вәлимхамәт улы хезмәт юлын хәзерләүләр инспекциясендә эшләүдән башлый. " Дружба" колхозында терлекчелек тармагын җәелдереп, үзенең һөнәри, эшлекле сыйфатларын киңрәк ача. Биредә унике ел баш зоотехник вазыйфасында эшләгән дәвердә гаилә кора, өч кызы - Чулпан, Эльвира, Миләүшә дөньяга киләләр.
Ул елларда автомат-дуңгызчылык комплексы киң колач ала. "Дружба" колхозыннан аны әлеге заманча җиһазландырылган комплекска күчергәч, монда тагын бер яңа бүлек эшләп китә. "Автомат"ның җитештерү күрсәткечләре рекордлы чикне дә узып китә. Предприятие чәчәк ата, елына 40 меңгә якын дуңгыз итлеккә озатыла. Әлеге эштә, әлбәттә инде, йөзләгән кешенең тырыш хезмәте ята, әмма монда шулай ук зоотехникның да хезмәт өлеше зур.

Бөтен нәрсәгә дә кытлык булган туксанынчы елларны Минзаһит Ганиев иң авыр еллар буларак искә ала. Бу чорда ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш зоотехник булып эшли. Терлекчелек тә, игенчелек тармагы да авырлыклар кичерә. 2002-2003 елларда районның агросәнәгать комплексын җитәкли. Бу ел шуның белән дә хәтерендә нык уелып калган - район бөртеклеләрдән гектарыннан 40 центнердан артык уңыш алуга ирешә. Безнең район хезмәткәрләре республика буенча рейтингта призлы урынны билиләр.
- Аннан соң биш ел дәвамында Минзаһит Ганиев дәүләт иминият компаниясен җитәкли. Барысы да әйбәт, имин бара.
- Ничек кенә булмасын әлеге тармак минем өчен түгел иде, - дип сөйли ул. - Коллектив тырыш, үз алдына куелган бурычны намус белән үтәде, әмма күңелем гомерем буе шөгыльләнгән эшкә тартылды...

Авыл хуҗалыгында эшләү кешедән бар көчен, тырышлыгын таләп итүгә карамастан, "ВАМИН "Аксу" агрофирмасының генераль директор урынбасары, аннан соң "Аксубай Продкорпорациясе" җитәкчесе вазыйфаларыннан баш тартып буламы соң инде? Өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә бер-ике сәгать йоклап алырга гына кайтасың. Йорт хуҗасы бу турыда сөйләгәндә, хатыны Әминә Нургата кызына рәхмәт әйтергә дә онытмый. Хуҗалыктагы бар эш-мәшәкать аның җилкәсендә була бит. Тормыш иптәше дә гомере буена тәрбияче булып эшли.

- Безнең районда хезмәт сөючән халык яши, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. - Моңа мин "Продкорпорация"дә эшләгәндә тагын бер кат инандым. Авыл хуҗалыгы нәкъ менә алар җилкәсендә дә инде... Минзаһит Вәлимхамәт улының спортка булган мәхәббәте бүгенге көндә дә сүрелмәгән. Яшь чагында шәп көрәшче була. Егерме дүрт ел дәвамында район Сабантуйларында милли көрәш буенча алыштыргысыз хөкемдар булып торды. Көрәш темасы аңа көч, дәрт өсти. Элеккеге көрәшче соңгы илле елдагы Аксубай батырлары турында искитмәле мәгълүмат туплаган! Аларның күбесен якыннан белә һәм алар белән җылы мөнәсәбәт саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев