Карасу авылында гомер итүче Идиятулла Гиниятуллинга 90 яшь тулды.
Авыл аксакалы үзенең юбилейлы туган көнен аягында, күтәренке рухта һәм, иң мөһиме, 89 яшьлек тормыш иптәше, балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә каршы алды. Ветеранны котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Идиятулла Сибгатулла улын ихластан тәбрикләп, иң якты теләкләрен...
Карасу авылында гомер итүче Идиятулла Гиниятуллинга 90 яшь тулды.
Авыл аксакалы үзенең юбилейлы туган көнен аягында, күтәренке рухта һәм, иң мөһиме, 89 яшьлек тормыш иптәше, балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә каршы алды. Ветеранны котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Идиятулла Сибгатулла улын ихластан тәбрикләп, иң якты теләкләрен җиткерде. Ул Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын укыды, район башлыгы исеменнән гөлләмә (ә бәйрәм гаеплесе исә чәчәк бәйләмен әдәпле генә итеп янәшәсендә утырган карчыгына сузды), күчтәнәчләр тапшырды. Ветеран Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллинның тәбрикләү сүзләрен сөенеп кабул итте. Бәйрәм шаһитләре булган күпсанлы кунаклар - балалары, оныклары, якыннары котлауларны күәтләп кул чаптылар.
Идиятулла Сибгатулла улы - ачлык елларны, тормыш сынауларын, сүзләр белән генә әйтеп булмаслык кыенлыкларны үз иңендә кичергән кеше.
Ветеран белән бер сәгать аралашу - моңарча билгеле булмаган тормыш китабы битләрен ачкан тарих дәресе кебек тоелды. Ул Карасу авылында дөньяга килә һәм шунда үсә. Алтынчы сыйныфтан соң ФЗУга укырга җибәрәләр. Аннан соң Кемерово өлкәсе Горьки шәһәрендә суднолар ремонтлау заводында хезмәт куя. Белоруссиядә өч ел хезмәт итә. Армиядән кайткач колхозда төзелеш бригадасында эшли башлый. Ул елларда авылның балта осталары тырышлыгы белән фермалар, административ биналар һәм башка бик күп объектлар сафка баскан. Идиятулла бөтен эшкә дә оста була. Ул агачтан көнкүреш кирәк-яраклары, чаналар ясый. Үз гомере эчендә өч йорт җиткезгән. Халык хуҗалыгын торгызу өчен колхозда алны-ялны белми эшләгәннәр ул чор кешеләре. Өй төзелешен ул таңнан торып, эшкә киткәнче һәм эштән кайткач төнлә алып барган.
- Алтмышынчы елларга кадәр тормыш бик авыр булды, - дип сөйли ветеран. - Колхозда хезмәт көненә эшләдек, ачтан үлмәс өчен икмәк бирәләр иде. Салымнар җанга тиде, төнлә үз кулларым белән ясаган чаналар өчен дә салым түләргә кирәк иде. Үзебез туйганчы ашамасак та, дәүләткә ит, йомырка, май тапшырырга тиеш идек. Ә ничек яшәргә? Бүгенге тормыш - ул оҗмах!
Хатыны Хәдичә Хамәтдин кызы белән алар 68 ел тату гомер кичерәләр. Ике ул һәм дүрт кызга гомер бүләк иткәннәр. Балалары, оныклары һәрдаим кайтып-китеп йөриләр, йорт эшләрендә ярдәм итәләр. Юбилейны да алар мул табын артында бергәләшеп шатланышып бәйрәм иттеләр.
Нет комментариев