Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормыш сабагы ала

    Редакциягә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәрдәй хәлләр турында сөйләргә керүчеләр бик күп. Шулай итеп без шәхси тормыштан алынган тагын бер вакыйга турында ишеттек. Ул матди характердагы күңелсез нәтиҗә белән тәмамланырга мөмкин иде. Ләкин намуслы кеше гамәле белән барысы да яхшы тәмамлана. Һәм бу хәл - күп кеше өчен сабак булырдай.Шуңа күрә...

    Редакциягә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәрдәй хәлләр турында сөйләргә керүчеләр бик күп.

    Шулай итеп без шәхси тормыштан алынган тагын бер вакыйга турында ишеттек. Ул матди характердагы күңелсез нәтиҗә белән тәмамланырга мөмкин иде. Ләкин намуслы кеше гамәле белән барысы да яхшы тәмамлана. Һәм бу хәл - күп кеше өчен сабак булырдай.Шуңа күрә без аны гәзиттә бастырырга булдык.

    Мюд авылында яшәүче авыл хуҗалыгы ветераны Геннадий Кузьмин кич белән Чистай шәһәреннән кайтып килә. Май заводы янында юл уңаена машина тотарга теләп кул күтәргән ханымны күрә. Ярдәмчел кеше буларак, аны юлда үзен генә бастырып калдыра алмый, туктый. Ханым Яңа Дума авылына кайтуын белдергәннән соң, арткы урынга кереп утыра. Геннадий Семенович пассажир ханымны авылына кадәр җиткереп куя һәм өенә кайтыр юлга борыла. Кайтып җиткәч машина салонындагы әйберләрен тиз генә кертми әле ул. Машинаның арткы утыргычында хатын-кыз сумкасына тап булганда кичке сәгать 8 була. Геннадий Семенович сумканың кемнеке булуын шунда ук абайлап ала. Сумкада 13.600 сум булган акча янчыгы һәм ниндидер квитанцияләр таба. Түләү кәгазеннән ханымның фамилиясен укый.

    - Яңа Дума авылында минем дустым яши, ул элек мәктәп директоры булып эшләде, - дип сөйли ветеран. - Беренче эш итеп аңа шалтыраттым һәм шундый фамилияле кешеләр барлыгын белештем. Яңа Дума авылында андый кешеләр бар, ләкин алар йортында телефон юк икән. Мин дустымны аларга барып, акчаларның югалмаганын һәм үземнең телефон номерын хәбәр итүен сорадым.

    Ярты сәгатьтән соң ханым Геннадий Семеновичка үзе шалтырата. Ул сумкасын югалтканын аңлап алганда, нык курыкканлыгын әйтә. Чөнки акчаларны укырга баручы кызына әзерләп куйган була. Сумкага юлыгучы кешене эзләп табуына ышанмый да. Чөнки кем машинасында утырып кайтуын да, аның кайда яшәвен дә белми. Хәлнең мондый борылыш алуын башына да китерми. Ярты сәгатьтән соң ул Мюдка килеп сумкасын ала. Һәм чын күңеленнән акчаларны кайтаручы Геннадий Семеновичка рәхмәтләрен җиткерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: