Аксубаево
  • Рус Тат
  • Торфны – вагонлап

    Миннафа Фәхретдин кызы Могыйнова шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр әбине район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин котлады. Ул Яңа Ибрай авылында туып үскән. Сугыш башланганда Миннафага нибары 15 яшь була. Ул колхозда үгезләр һәм ат җигеп эшли башлый. Сөрә дә, чәчә дә, печән чабарга да, салам ташырга...

    Миннафа Фәхретдин кызы Могыйнова шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Юбиляр әбине район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин котлады. Ул Яңа Ибрай авылында туып үскән. Сугыш башланганда Миннафага нибары 15 яшь була. Ул колхозда үгезләр һәм ат җигеп эшли башлый. Сөрә дә, чәчә дә, печән чабарга да, салам ташырга да туры килә аңа.

    17 яшендә аны һәм авылдан берничә кызны Горький шәһәре янына торф казылмаларына эшкә җибәрәләр.

    -Монда берничә милләт кызлары бергә эшләдек, - дип искә ала Миннафа Фәхретдин кызы. - Әлбәттә инде, авыр иде. Әмма без ярдәмләшеп, дус яшәдек, бер кисәк ипине дә бүлешә идек.

    Өч сезон дәверендә Миннафа әби чыгарган торф күләмен санасаң, 60шар тонналы өч вагон булыр иде. Бөек Җиңүне дә ул шунда каршы ала.

    Сугыштан соң туган авылы Яңа Ибрайга кайта. Сарыклар фермасына эшкә урнаша. Салкын, җил уйнап торган аран-нарда асралган сарыклар еш чирли. Миннафа Фәхретдин кызы аларны үзе дәвалый, йогышсызландыру эремәсен яланкул куллана. Шуңа күрә аның куллары эремә белән янган, хәзер дә бик нык авырта. 1947 елда сугыштан күрше егете Габдулла кайта. Яшьләр бер-берсен ошатып, гаилә коралар, алты бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да ти-ешле белем бирәләр.

    -Ана, әби өчен иң мөһиме - ул балаларың, оныкларың һәм туруннарың исән-сау булу, - ди Миннафа әби, - ә алар минем иң зур бәхетем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: