Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне хәтердә яңарттылар

    Иске Кыязлы авылында яшәүче Минзакир Мостафин йортына 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә күп кунаклар җыелды. Беренчеләрдән булып авылның мөхтәрәм аксакаллары - авыл хуҗалыгы предприятиесенә озак еллар идарә иткән Ирек Камалов һәм укытучы-ветеран Әхмәтзыя Моратшин килде. Аралашып утырган арада кызлары һәм киленнәре табын әзерләде, тантаналы миссия белән район вәкилләре дә килеп...

    Иске Кыязлы авылында яшәүче Минзакир Мостафин йортына 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә күп кунаклар җыелды.

    Беренчеләрдән булып авылның мөхтәрәм аксакаллары - авыл хуҗалыгы предприятиесенә озак еллар идарә иткән Ирек Камалов һәм укытучы-ветеран Әхмәтзыя Моратшин килде. Аралашып утырган арада кызлары һәм киленнәре табын әзерләде, тантаналы миссия белән район вәкилләре дә килеп җитте.

    Хезмәт ветеранын беренче булып районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады.

    - Безнең ил өчен авыр заманнарда Сез аның киләчәге һәм җәмгыять өчен күп көч куеп эшләдегез, - дип башлады ул сүзен. - Һәм балаларыгызны да лаеклы итеп тәрбияләдегез. Район җитәкчелеге исеменнән район үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.

    Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм районнан бүләкләр тапшырды. Бу дулкынландыргыч мизгелдә барысы да кул чапты. Бәйрәм гаеплесен чын күңелдән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да тәбрикләделәр.

    Үткәннәрне искә алдылар. Минзакир Әсхат улы - сөргенгә сөрелгән крестьян гаиләсеннән. 13 яшьтән үк колхозда эшли башлый. 18 яшендә аны, авырлыгы җитмәү сәбәпле, армиягә алмыйлар, фабрика-завод мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул анда эшче һөнәрен үзләштерә. Авыл кызына өйләнеп, 8 ел Кемерово шәһәрендә шахтада эшли. 1956 елда гаилә авылга кайта, Минзакир Әсхат улы колхозда төзелеш бригадасына эшкә керә. Авылда аның куллары белән торгызылган барлык биналар да авылдашларына дистәләгән еллар хезмәт итте. Пенсиягә чыкканнан соң да остаханәдә 13 ел эшли әле ул. Хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Язмыштыр инде, юбилей тантанасы башка кайгылы көнгә туры килде - бу көнне 5 ел элек аның тормыш иптәше Сания Нәсыйбуллина вафат була. Олы улының мәңгелеккә күчүенә дә шулкадәр вакыт узган. Ләкин тормыш алга бара: аның хәзер 15 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. Ул кече улы Фәрит гаиләсе карамагында. Гаилә башлыгының барысы да җитеш, берни турында да кайгыртырга кирәк түгел - килене Гүзәлия тәм-томнарын да пешерә, йорт эшләренә дә җитешә. Аксубайда, Түбән Кама шәһәрендә яшәгән балалары һәм оныклары газиз кешеләрен сагынып, һәрдаим кунакка кайтып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: