Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үткәне өчен күңеле тыныч

Хезмәт ветераны Геннадий Сидоров өчен 2015 ел - юбилей елы. Аңа быел 80 яшь тулды. Тик Геннадий Федоровичны беркем дә шундый олы яшьтә дип әйтмәс. Ул туып-үскән Крәшен Ялтаны (Чистай районы) авылы карта да күптәннән юк инде. Әмма ул еллар истән чыкмый. Безнең район яңадан оешкач, 1965 елның февралендә, ветеринария...

Хезмәт ветераны Геннадий Сидоров өчен 2015 ел - юбилей елы.


Аңа быел 80 яшь тулды. Тик Геннадий Федоровичны беркем дә шундый олы яшьтә дип әйтмәс. Ул туып-үскән Крәшен Ялтаны (Чистай районы) авылы карта да күптәннән юк инде. Әмма ул еллар истән чыкмый. Безнең район яңадан оешкач, 1965 елның февралендә, ветеринария институтын тәмамлаган Геннадий Сидоровны Чистайдан безгә чакыртып алалар. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 12 ел баш зоотехник булып эшли. Ә аннан соң, принципиаль, нык холыклы хезмәткәрне районда иң җаваплы вазыйфаларның берсе - авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм сыйфат буенча баш дәүләт инспекторы итеп билгелиләр. Контрольләү эшен башкаручы кеше буларак, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, чиновниклар белән аралашу җиңел булмый аңа, чөнки тапшырылган продукцияне тикшерү нәтиҗәсенә район икътисады бәйле була.

-Без халык контроле белән тыгыз элемтәдә эшләдек, - дип искә ала ветеран. - Бурычыбыз бер генә иде - дәүләткә тапшырылган продукция сыйфаты ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш.

Практикада исә сыфатны тикшерү мөһим роль уйный. Кайчакта тапшырылган продукция калдыклары 20 процентка кадәр җитә. Бу колхозларның тиешле керемне алып бетермәвен аңлата. Геннадий Федорович колхозларга тикшерү белән чыкканда, документларда кисәтүләр, киңәшләрне генә теркәп калмый. Эш көне тәмамланганнан соң идарә утырышында катнашып, теге яки бу производствога кагылышлы кимчелекләргә күбрәк игътибар бирүне таләп итә. Совет чорындагы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең: "Товар продукциясен - күбрәк!" девизы да шул заманга туры килә.

Баш инспектор вазыйфасында Геннадий Федорович 22 ел эшли. Пенсиягә дә шуннан китә. Лаеклы ялга чыккач та, район җитәкчелеге үтенгәч, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын тикшерүдә ярдәм итә.

-Мин намусым кушканча, гадел эшләдем, - дип сөйли хезмәт ветераны. - Шуңа да узган еллар өчен күңелем тыныч.

Тормыш иптәше Галина Михайловна белән алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Пенсионерның бүгенге куанычы - яраткан дүрт оныгы. Ул бүген дәртле, көчле, аның энергиясе ташып тора, йорт эшләрен дә рәхәтләнеп башкара. Моңа өстәп, Сидоровлар безнең даими газета укучыларыбыз булып торалар һәм аның һәр санын көтеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев