Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үткәне батырлыкка тиң

Индустриаль (Ямбай) поселогында гомер кичерүче Вәсимә Дәүләтшина туксан яшьлеген билгеләп үтте.

Ветеранның иркен өендә иртәдән үк бәйрәм мохите хөкем сөрде. Республиканың төрле калаларында яшәүче балалары, оныклары, туганнары аның юбилеен билгеләп үтәргә кайтканнар, авылдашлары да килгән.

Алар якын кешеләрен истәлекле туган көне белән ихластан котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Йорт хуҗабикәсе район башлыгы Камил Гилмановны күтәренке рухта каршы алды.

– Хөрмәтле Вәсимә Хәйдәрҗан кызы, илебез өчен авыр елларда сезнең буын Бөек Җиңүне якынайту һәм халык хуҗалыгын торгызу өчен хезмәт батырлыгы куйды, – дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район җитәкчесе. – Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәт сүзләре  белдерәсе килә. Туксан яшьлек юбилеегыз уңаеннан йөрәктән чыккан тәбрикләүләрне кабул итегез, озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын.

Ул РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Котлау хатын укыды, район исеменнән чәчәкләр, күчтәнәч тапшырды. Рәсми тәбрикләү шаһитлары булган кунаклар шатланып кул чаптылар. Тантана гаеплесе  мондый җылы котлаулар өчен барысына да рәхмәт укыды.

Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та  Вәсимә Хәйдәрҗан кызын юбилее белән котлап, сәламәтлек, иминлек теләде.

– Шул яшькә кадәр җитүемә мин бик шат, – ди пенсионер әби. – Кызларымның, улларымның тормышларында барысы да яхшы булуы белән дә бәхетле мин. Вәсимә Хәйдәрҗан кызы – үткәне батырлыкка тиң кеше.

Такталыдан Лаешка тракторчылар курсына укырга җибәргәндә ул бик яшь була. Техниканы үзләштерә һәм кырда хезмәт куя – сөрә, чәчә, ничек кенә авыр булса да зарланмый.

Ямбайдан булган тракторчы Минхәйдәр белән бергә эшлиләр, тиздән яшьләр бер-берсен ошатып, гаилә коралар. Дәүләтшиннар биш кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

– Мин бу гаиләне яхшы беләм, – диде Камил Гилманов. – Вәсимә апа һәм Минхәйдәр абый балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, өлкәннәргә карата ихтирамлы итеп тәрбияләделәр.  

Балаларының һөнәр алып, тормышта лаеклы урын табулары ата-ананың тырышлык нәтиҗәсе. Бүген исә балалары әниләре өчен уңайлы тормыш шартлары булдырганнар

– Безнең әни – зур йөрәкле кеше, – дип сөйли юбилярның улы. – Ул безне яратып-сөеп үстерде. Үз әнисен һәм кайнанасын тирән картлыкларына кадәр ничек тәрбияләгәнен без күреп үстек. Без әниебезгә сәламәтлек һәм күңел көрлеге телибез.

Теләкләрне хуплагандай, Вәсимә Хәйдәрҗан кызы өлкән яшьтә булуына карамастан, үзен яхшы хис итә. Өй эшләрен үзлектән башкара, телефон куллана һәм актив тормыш рәвеше алып бара.  Балалары аңа сагынырга, күңелсезләнергә бирмиләр, янына еш кайтып йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев