Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әтисе юлын дәвам итә

Районның күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре кебек үк, «Аксубай» агрофирмасында да игенчеләрнең төп нигезен тәҗрибәле, үз бурычына бирелгән кешеләр тәшкил итә.

Шундый хезмәтчәннәрнең берсе – “Смена“ бүлегеннән Анатолий Федоров. Аның ике дистә ел хезмәт стажы бар. Анатолий Леонтьевич-игенчеләр гаилә династиясен дәвам итүче, аның әтисе гомере буе тракторчы булып эшләгән. Малай чактан ук Анатолий трактор кабинасына  утырып йөреп, әтисе Леонтий Измаевичның ничек оста итеп техника белән идарә итүен, басуда җаваплы эш башкаруын күреп үсә һәм үзе дә тракторчы булырга карар кыла.

Яңа Аксубай авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Анатолий Аксубай һөнәри-техник училищесында  укып, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге ала.  Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, һөнәри юлын башлап җибәрә  - колхозда тракторчы булып эшкә урнаша. Ел дәвамында басуда агрочараларның барлык төрләрен дә башкарып чыга: сөрә, чәчә, чәчүлек җирләрне ашламалый, урып-җыю кампаниясендә катнаша. 

– Анатолий Федоров - безнең иң яхшы механизаторларның берсе, – дип сөйли «Смена» бүлеге идарәчесе Виталий Варваркин. – Ул техниканы, игенчелекне яхшы белә, җаваплы кеше. Хәзерге вакытта МТЗ-1221 тракторына идарә итә. Язгы кыр кампаниясенең беренче көннәреннән күпьеллык үләннәрне тырмаларга кереште. Иртәдән кичкә кадәр басуда. Бу әле сезон башы гына, алда кичектергесез эшләр бихисап: культураларны тукландыру (ул сиптергечне су белән тәэмин итә), азык әзерләү – сенаж, силос салу. Кышкы чорда фермадан басуга тирес ташый.   

Анатолий Леонтьевич - күп балалы әти. Хатыны Светлана белән дүрт бала үстерәләр. Олы кызлары инде гаиләле, кече уллары – беренче сыйныфта укый. Шуңа күрә механизаторның тормыш планында озак еллар нәтиҗәле эшләү бурычы тора әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев