Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Әтине сугыштан бары тик әни генә каршы ала“

    Авыл хуҗалыгы ветераны Сәлимҗан Сәйфетдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иске Кыязлы авылында дөньяга килгән малай, сугышның алар гаиләсендә нинди куркыныч фаҗига буларак истә калуын гомере буена да онытмый. - Әтине фронтка күп санлы гаилә әгъзасы - әни, биш ир һәм кыз туганым озатып кала. 1943 елда, ачтан тилмергән балалар,...

    Авыл хуҗалыгы ветераны Сәлимҗан Сәйфетдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Иске Кыязлы авылында дөньяга килгән малай, сугышның алар гаиләсендә нинди куркыныч фаҗига буларак истә калуын гомере буена да онытмый.

    - Әтине фронтка күп санлы гаилә әгъзасы - әни, биш ир һәм кыз туганым озатып кала. 1943 елда, ачтан тилмергән балалар, яз көне кар астыннан чыккан тары ашыйлар. Бер атна эчендә бишесе якты дөнья белән хушлаша - алар Иске Кыязлы авылы зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән, бүген алар турындагы истәлек булып кабер өстендә биш нарат агачы гына шаулап утыра, - дип әрнеп сөйли Сәлимҗан Хасәнҗан улы.

    Бу сүзләрдәге әрнү-сагышны әйтеп бетерерлек түгел. Боларның барысы да болай да авыру булган, сабыйларының күбесен урын өстендә килеш мәңгелеккә озаткан ана күңелендә җуелмас яралар калдыруын яхшы аңлаган яшүсмер, әти-әнисен хәленнән килгәнчә сакларга тырыша. Бала чагыннан хуҗалыкта хезмәт куеп үскән яшүсмернең 14 яшендә район белән бәйле хезмәт биографиясе башлана. Ул туган авылыннан бары тик армиядә хезмәт иткәндә (Германиядә танк гаскәрләрендә) һәм белгечлек үзләштергәндә генә аерылып тора - башта Минзәлә агрономнар техникумында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала.

    Вахитов исемендәге колхозда машина йөртүче, бригадир, парторг булып эшли. 1985 елда аны "Үсәр" колхозы рәисе итеп билгелиләр, дүрт ел "Сельхозхимия"не җитәкли, аннан соң автомат-дуңгызчылык комплексының катнаш азык цехы җитәкчесе булып тора. Сәлимҗан Хәсән улы лаеклы ялга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китә, ул монда 8 ел хезмәт куя.

    - Хезмәт эшчәнлегемдә дә, тормышымда да әти- әнием минем остазларым булдылар. Гади колхозчылар буларак алар, энем белән миңа гына түгел, бөтен авыл халкы өчен дә хезмәттә өлге булдылар, - дип сөйли юбиляр.

    Ә һөнәрендә һәм тормыш юлында югары үрләр яулауда аңа хатыны - Фәния Минсәлих кызы терәк була. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенә таяныч булып 48 ел матур гомер кичерәләр. Сәйфетдиновларның өч балалары - уллары Фәнис, Нәфис һәм кызлары Фәнисә. Ә дүрт оныклары - әби белән бабайның иксез-чиксез шатлык-куанычлары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: