Әти-әниең янәшәдә булу - олы бәхет
Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Трофимовка 95 яшь тулды.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Иске Кармәт авылында Трофимовлар өендә яраткан кызлары, уллары, оныклары җыелды. Бу көн күңелләрдә якты, җылы бәйрәм булып сакланып калды. Ихтирамга лаек ветеранны юбилее белән район җитәкчелеге котлады.
– Николай Иванович Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларыгыз һәм сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга керткән бәяләп бетергесез тырыш хезмәтегез өчен күңел түреннән чыккан изге теләкләрне кабул итегез, – дигән тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Ихластан сезне 95 яшь тулган көн белән котлыйбыз! Сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, сәламәтлек телибез.
Ул юбилярга юлланган РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен укыды, чәчәк бәйләме, район исеменнән күчтәнәчләр тапшырды. Элеккеге фронтовикны Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да котлап узды.
– Хөрмәтле Николай Иванович, Сез үткән сугыш юлы, тыныч тормышта армый-талмый куйган хезмәтегез – хәзерге буын өчен якты үрнәк. Юбилей – балаларыгыз өчен дә сөенеч. Сау булып, тагын озак яшәгез, – дигән теләкләрен җиткерде ул. Котлауларга КЦСОН директоры урынбасары Антонина Орлова, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов та кушылды.
Тантана гаеплесе белән аралашу җылы мохиттә үтте. Тормыш иптәше, кызлары, уллары, киленнәре дә аның янәшәсендә иде. Балалары әтиләренең яшь чакта нинди булуы, аларны ничек тәрбияләве, үстерүе турында сөйләделәр.
Николай Трофимов 1942 елның октябрендә фронтка алына. Фронт юлын Мәскәүне саклаудан башлый. Аннан соң Украина, Белоруссия шәһәр һәм авылларыннан фашистларны Көнбатышка куа, Варшавны, Европаның башка калаларын дошманнан азат итә. Сугышчан батырлыклары өчен Николай Трофимов «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сушгышы тәмамланганнан соң Көнбатыш Украинада бендерчыларга каршы көрәшә. Туган йортына 1949 елда гына кайта, колхозда механизатор булып эшли.
Ул хезмәттәге батырлыклары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Хәләле Александра Петровна белән алты балага гомер бүләк итәләр, аларның барысы да – белемле, ихтирамга лаек кешеләр. (Кызганыч, ата-анага ике улларының гүр иясе булу хәсрәтен кичерергә туры килгән). Янәшәдәрәк йортларда яшәүче кызлары һәм төпчек уллары олы яшьтәге әти-әниләрен карап-тәрбияләп торалар, алар өчен уңайлы шартлар тудырганнар. Аксубайда һәм Яр Чаллыда яшәүче балалары да озак кайтмый тормыйлар.
– Үземне белгәннән бирле, әтием без белем алсын өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйды, – дип сөйли улы Анатолий Николаевич. – Үзенә укырга мөмкинлек булмаган. Сугыштан соң комбайнда, тракторда эшләгән, техниканы биш бармагы кебек белә иде. Мәктәптә машинага өйрәтү дәресләрен алып барырга тәгъдим иткәч – яшь булмавына карамастан, укыды. Авыл балаларына техниканы үзләштерүдә ярдәм итте. Безне белемле, эшсөяр итәр өчен тырышкан әтиебезгз без бик тә рәхмәтле. Әти-әниебезнең янәшәдә булуы – безнең өчен зур бәхет.
Өйнең кунаклардан гөрләп торуын, үзләренең дәвамчыларын күреп, әти-әни куанып бетә алмый. Балалары аларны 9 онык һәм 14 оныкчык белән сөендергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев