Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тетрәнүләр аның рухын сындырмаган

Иске Кыязлы авылыннан хезмәт ветераны Зәйнәб Ханова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәмгә туганнары, авылдашлары җыелды. Өйдә шатлыклы бәйрәм мохите хөкем сөрде. Тантана гаеплесен юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде. Ул аңа Ил башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

– Сез күпме авырлыклар, сынаулар аша үттегез, алдагы көннәрдә хәерле имин еллар, бәрәкәтле гомер, куанычлы көннәр, сәламәтлек насыйп булсын, – диде район вәкиле. – Биш елдан тагын юбилеегызга килергә язсын!

Ветеранны истәлекле гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин ихластан тәбрик итте. Тыл хезмәтчәне юбилее белән котларга килүчеләргә рәхмәт укыды. Узылган тормыш юлларын хәтерендә яңартты. Авыл балалары өлешенә тигән кебек, ул да бала чагыннан колхозда хезмәт куя.

Авылдашына кияүгә чыга. Фаҗигалы язмышка дучар була. Гаиләдә биш малай һәм ике кыз үсә. Әмма гаиләне мәкерле тәкъдир сагалый: биш улы, бер кызы, ире бер-бер артлы бакыйлыкка күчә. Ходай Тәгалә аны озын гомерле итеп яратса да, алты баласын югалту ачысын башыннан кичергән ананың бүген бердәнбер сөенече – ул төпчек кызы Әлфирәсе. Әлфирә Шакирова – район фермерлары берләшмәсе рәисе, ул тынгысыз хезмәте белән терлекчелектә уңышларга ирешкән фермер. Оныклар белән аралашу да әбигә бары шатлык кына китерә.

– Минем әнием искитмәле кеше, – ди кызы. – Ул гомере буе хезмәт куйган, балалар үстергән, хуҗалык алып барган һәм сөйләп тә, язып та бетермәслек авыр сынаулар аша узган. Әмма дәрт-хәсрәт, тетрәнүләр аны сындырмады, әниемнең күңеле шундый ук игелекле, ярдәмчел, назлы.

Зәйнәб Нәзметдин кызы килене Руфия тәрбиясендә кайгырту, игътибар тоеп кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Авылдашлары, күршеләре дә һәрчак хәлен белешеп торалар. Намаз укып, мәрхүм киткән балалары рухына догалар кыла, Ходай Тәгаләдән якыннарына озын гомер, бәхет сорый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев