Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татулык булганда, тормыш та матур

Иске Ильдеряк авылыннан Зинаида һәм Василий Баландовлар гаиләсендәге кебек.

Зинаида Александровна һәм Василий Дмитриевич 52 ел бергә гомер итәләр. Шулай килеп чыккан, аларның икесе дә ноябрь аенда туган: гаилә башлыгы айның башында, ә хуҗабикә – ахырында. Шул ук айның уртасында өйләнешкәннәр һәм күптән түгел бергә тормыш коруларына 52 ел тулуны билгеләп үткәннәр. Василий Баландовны авылда югары класслы аккумуляторлар ясаучы буларак беләләр.

Гомумән алганда, бу эшне ул Красные Герои исемендәге колхозда унөч ел башкара. Моңа кадәр токарь булып эшли.

– Ярый әле, хуҗалык таралганчы лаеклы ялга чыгарга өлгердем, югыйсә, белмим, моны ничек кичергән булыр идем, – дип сөйли Василий Дмитриевич. – Бөтен гомерем, һәр туган яңа көн колхоз, аның проблемалары белән бәйле иде, һәм кинәт ул таралды... Пенсиягә чыккач беренче айларда, сәгатьтән күземне алмый идем, эшкә барырга кебек тоела иде, күңел үзем хезмәт куйган аккумулятор цехына, аппаратураларны көйләргә, тракторларны тәртипкә китерергә ашкына иде.

Зинаида Александровна ирен яхшы аңлый. Красные Герои исемендәге колхоз 2008 елның ахырында бетерелә, һәм 40 елга якын кадрлар бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Зинаида Александровна да тагын ике ай дәвамында колхоз әгъзаларының документларын рәсмиләштерә әле. Колхоз алга таба да эшләвен дәвам иткән булса, аны әле пенсиягә озак җибәрми торган булырлар иде. Колхоз җитәкчесе дә, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсендә дә аны төгәл, җаваплы, башкаручан белгеч буларак бәялиләр.

Профессиональлек һәм җаваплылык, җәмгыятьтәге үзгәрешләр өчен борчылу – Баландовлар гаиләсе өчен хас сыйфатлар. Гаҗәп түгел, аларның кызлары Ирина белән Надежда да шундый ук җаваплы һәм нечкә күңелле булып үсәләр.

Бу гаиләдә берберсенә карата мөнәсәбәтләр көнләшерлек. Шушы көннәрдә кызлары әтиләре белән әниләренә сюрприз ясаганнар: Надежда пешекче булып эшләгән «Сувар» кафесында, оныкларының һәм иң якын кешеләренең тәбрикләүләре белән, бәйрәм чарасы оештырганнар. Кызлар әтиләре белән әниләрен машинага утыртып бәйрәм табыны артына алып килгәннәр. Мондый кайгыртучанлыкны көтмәгән әтиәни дулкынланып кала. Әлбәттә инде, бу алар өчен зур бәхет.

– Минем әтием белән әнием мондый бәйрәмгә бик тә лаек,– дип сөйли Ирина. – Мин, мәсәлән, аларның кайгыртып һәм яратып үстергәннәре, тормышымда күрсәткән ярдәмнәре өчен гомеремнең соңгы көненә кадәр әти-әни алдындагы бурычымны түләп бетерә алмаячакмын.

Баландовлар йортының хуҗабикәнең кул эшләре белән бизәлүе гаҗәп түгел. Кызларының мәхәббәте, иренең кайгыртучанлыгы аны иҗатка рухландыра, бер-бер артлы матур сәнгать әсәрләре туа. Ә иртә язда Баландовларның уңайлы йорты тәрәзә төпләрендә лалә һәм нәркис гөлләре чәчкә атачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев