Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тарихта якты эз

Аксубай районының Мактаулы гражданинына 80 яшь тулды. Иван Петрович Семенов - районда ихтирамга лаек кеше. Андыйлар турында туган авылы өчен җан атучы диләр. Чөнки ул Иске Тимошкино авылы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән һәм әле дә көчен кызганмый. Ул Иске Тимошкино авылында туып үскән, монда мәктәпне тәмамлаган. Бала чактан хезмәткә...

Аксубай районының Мактаулы гражданинына 80 яшь тулды.
Иван Петрович Семенов - районда ихтирамга лаек кеше. Андыйлар турында туган авылы өчен җан атучы диләр. Чөнки ул Иске Тимошкино авылы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән һәм әле дә көчен кызганмый.
Ул Иске Тимошкино авылында туып үскән, монда мәктәпне тәмамлаган. Бала чактан хезмәткә өйрәнеп үскән. Хезмәт карьерасын колхозда хисапчы булып башлый. 1958 елда Зинаида исемле авыл кызына өйләнә. Шулай итеп ирле-хатынлы Семеновлар быел тату гаилә тормышының 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Балаларын да хезмәт сөючән, шәфкатьле, тәртипле, түзем һәм гадел булырга өйрәтеп тәрбияләп үстергәннәр. Аларның мөлаем һәм зыялы кызларын - күп еллар дәвамында башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә эшләгән Елена Еграшкинаны районда белмәүчеләр бармы икән?
Чебаксар партия мәктәбен тәмамлаганнан соң парторг, аннары бригадир булып эшли. 15 ел дәвамында "Победа" колхозын җитәкли. Ул еллар колхоз өчен куәтле үсеш алу чоры була. Иван Семенов ярдәмендә Мәдәният йорты, Яңа Тимошкино терлекчелек фермасы һәм башка җитештерү объектлары төзелә. Ул үзенең һөнәри эшчәнлегендә зур уңышларга ирешә һәм авыл, район тарихында якты эз калдыра.
- Безнең авылга беренчеләрдән булып асфальт түшәлде, - дип искә ала ветеран. - Без моның белән бик горурландык.
Олы яшьтә булуына карамастан, Иван Петрович иҗтимаги эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Иске Тимошкино авылы ветераннар советы рәисе булып тора. Хәзер җирле чиркәүгә чаң алу мәсьәләсе белән янып йөри.
- Авырлыклар килеп туганда, мин аксакалыбыз - Иван Петрович янына киңәшкә киләм, - дип сөйли Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов.
Ветеранны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов һәм авыл җирлеге башлыгы килде. Алар бәйрәм гаеплесенә бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен ирештерделәр. Ә чәчәкләр бәйләмен тормыш иптәше - Зинаида Федоровнага бирделәр.
- Ул минем ышанычлы терәгем булды һәм шулай булып калачак та, - ди юбиляр хатынын кочып. - Колхоз рәисенең эше төнлә дә тәмамланмады. Йорт тулы мал-туарны карыйсы бар. Бөтен хуҗалык мәшәкатьләре аның җилкәсенә төште. Эштән кайтканда да, озатканда да һәрвакыт йөзендә елмаю балкыды. Ә хәзер минем сәламәтлегемне кайгырта.
Иван Петрович һәм Зинаида Федоровна - ныклы гаилә, мәхәббәт һәм бер-береңне ихтирам итү үрнәге. Исәнлектә тагын озак еллар гомер итәргә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев