Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сыйфат һәм уңайлылык өчен

    Татарстанны барлык юнәлешләр буенча да диярлек алдынгы республика буларак өлге итеп еш телгә алалар. Татарстанның казанышлары төрле рейтингларда беренче баскычларны яулавы белән дә дәлилләнә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тормыш сыйфаты. Татарстан югары тормыш шартлары дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында 4нче урында. Ул бары тик Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан...

    Татарстанны барлык юнәлешләр буенча да диярлек алдынгы республика буларак өлге итеп еш телгә алалар. Татарстанның казанышлары төрле рейтингларда беренче баскычларны яулавы белән дә дәлилләнә.

    Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тормыш сыйфаты. Татарстан югары тормыш шартлары дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында 4нче урында. Ул бары тик Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Идел буе федераль округында Татарстан зур аралык белән лидерлыкны тота. Объектив саннар белән расланган (тормыш сыйфатын билгеләү методикасы 64 сынау күрсәткечен үз эченә ала) Татарстан иминлеге, билгеле дәрәҗәдә республика җитәкчелегенең грамоталы һәм нәтиҗәле социаль сәясәте бәрабәренә ирешелә.

    Татарстанда социаль яклауга һәрвакытта да өстенлекле игътибар бирелде. Республикада эшләнгән пенсионерлар, күп балалы гаиләләр кебек ярдәмгә мохтаҗ категория кешеләрен яклауда нәтиҗәле инструментлар системасы икътисади кризис чорында үтә дә мөһим һәм әһәмиятле булды. Россиядәге кыен икътисади шартларга карамастан, 30 дан артык Президент социаль программаларының берсе генә дә кыскартылмады.

    Бүгенге көндә Татарстанда социаль түләүләр системасы федераль чараларының - 30, республика чараларының 49 төрен үз эченә ала. Барлык системаның төп эш принцибы - адреслылык һәм нәтиҗәлелек. Аларны алучыларның гомуми саны 1,7 миллион кеше. Социаль чараларны финанслау күләме ел саен арта бара, мисалга 2010 елдан алар 1,7 тапкырга арткан. Максималь социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен 9дан артык социаль түләү төренә гаризаларны һәм документларны тапшыруның электрон системасы җайга салынган. Балалары булган, беренче чиратта күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә.

    Аксубай районында мөмкинлекләре чикле 114 бала бар. Аларга төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Әти-әниләре диагностика үткәрү өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәләр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Кулга-кул тотыныйк, дуслар" проекты эшли. Психолог Наталья Енизеркина төркемле һәм шәхси занятиеләр үткәрә. Алар инвалид балага гына түгел, аның гаиләсен тернәкләндерүгә дә, аның хәбәрдарлыгына, тернәкләндерү чараларына өйрәтүгә, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән. Занятиеләрдә куллар, хәтер, фикер йөртү, фаразлау моторикасы үсә, позитив кызыксынучанлык арта. Балалар өчен экскурсияләр, социаль-мәдәни чаралар оештырыла. "Шәфкатьлелек" үзәге базасында сенсор бүлмәсе булдыру һәм психология кабинетын җиһазлау, театраль инвентарьләр алу исә психологик-педагогик чаралар һәм коррекцион эшләр нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирде.

    2016 елның сигез аенда мөмкинлекләре чикле 33 бала тәрбияләүче 32 гаиләгә мондый хезмәтләр бушлай күрсәтелгән. Моннан тыш, үзләрен үзләре йөртә һәм хәрәкәтләнә алмаган балаларга социаль хезмәтләр өйгә килеп күрсәтелә.

    Татарстанда дәүләт социаль ярдәме системасы нәтиҗәлелеген республика иҗтимаги инициативалар да тулыландыра. Татарстан авыр тормыш хәлендә калган сабыйларга ярдәм күрсәтү Фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда балалары булган гаиләләрнең актуаль проблемаларын хәл итүне максат итеп куйган уннарча проект тормышка ашырылган.

    Илифановлар гаиләсендә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләнә. Валерийга - 14 яшь. Ул ачык күңелле, аралашучан малай. Ул уңайлыклары булган иркен өй турында хыяллана. Әнисе Татьяна Петровна иминиятләштерү буенча агент булып эшли, Валерий әтисе Сергей Петрович тәрбиясендә.

    - Без санатория-курорт дәвалануы алабыз, елына берничә тапкыр тернәкләндерү үзәгендә курслар үтәбез, - дип сөйли әнисе. "Шәфкатьлелек" үзәгендә шәхси һәм төркемле занятиеләрдә булабыз, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр оештырган бәйрәм чараларында теләп катнашабыз. Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка сыйфатлы һәм уңайлы социаль ярдәм күрсәтү сәясәте өчен рәхмәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: