Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сынмаган, сынатмаган

Сугыш буыны вәкилләре сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шуларның иң нык дигәннәре, Ходай тарафыннан озын гомер бирелгәннәре, бәхеткә, безнең янәшәбездә гомер кичерәләр. Алар арасында Иске Мокшиндан Зоя Аносова да бар. Үзенең туксан яшьлек юбилеен Зоя Дмитриевна якыннары - кызлары, кияүләре белән каршы алды. Ветеранны юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов...

Сугыш буыны вәкилләре сафы елдан-ел сирәгәя бара.


Шуларның иң нык дигәннәре, Ходай тарафыннан озын гомер бирелгәннәре, бәхеткә, безнең янәшәбездә гомер кичерәләр. Алар арасында Иске Мокшиндан Зоя Аносова да бар.

Үзенең туксан яшьлек юбилеен Зоя Дмитриевна якыннары - кызлары, кияүләре белән каршы алды. Ветеранны юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов килде. Ул РФ Президенты Путинның өлкән яшьтәгеләргә юллаган хатын укыды, күчтәнәчләр, гөлләмә бүләк итте. Зоя Дмитриевнаны юбилее белән "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, Мюд авыл җирлеге башлыгы Надежда Бокарева кайнар котладылар.

Зоя Аносовага да, яшьтәшләре кебек, тормыш юлында бик күп кыенлыклар кичерергә туры килә. Яшь кыз тракторчылар курсын тәмамлап, Бөек Ватан сугышы елларында тракторда эшли. Сөрә, чәчә, урып-җыю техникасын да үзләштерә. Уңыш өлгергәч, "Коммунар" комбайны белән игеннәрне урып-җыя. Сугыштан соң бухгалтерлар курсында белем ала һәм шуннан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, әлеге белгечлек буенча совхозда хезмәт куя. Дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хәзер ул иң якын кешеләренең игътибар һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле гомер кичерә. Кызы Галина ире белән бергә, әниләре янәшәдә булып, бернинди мохтаҗлык та кичермәсен өчен, Нурлат шәһәреннән күчеп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев