Сугыш вакытында үгез җигеп ашлык ташыган
Түбән Татар Майнасы авылыннан хезмәт ветераны Фәйзә Нотфулла кызы Шәрифуллина тормышында шатлыклы вакыйга булды – үл үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сугыш буыны вәкиленең тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Ул кече яшьтән хезмәт белән башлана. Ишле гаиләдә үсә, 1942 елда әтисез калалар – ул авыр урман эшеннән тернәкләнә алмыйча, үлеп китә. Авыр тормыш йөге аның да җилкәсенә төшә.
Гаиләне туендыруда ярдәм итү өчен, Фәйзә Нотфулла кызы кече яшьтән сарыклар фермасында эшли башлый. Аннары аны Чистайга ашлык ташуга җәлеп итәләр. Ул елларда җигелгән үгезләр транспорт булып хезмәт итә. Бүгенге позициядән чыгып фикер йөрткәндә, үсмер кызларның ерак юлларда мондый йөк белән идарә итүе башка сыймаслык хәл.
Йөкне билгеләнгән урынга ничек җиткерүләрен ветеран бүген дә хәтерли, юл уңаендагы авылларда кунарга калган чаклар да еш булган. Шуңа да карамастан, зарланмаганнар, кыенлыкларга түзгәннәр, җәмгыять иминлеге өчен хезмәт куюларын дәвам иткәннәр. Идарә карары буенча, аны Шереметьевога (Түбән Кама районы) урман эшләренә җибәрәләр, бу да шулай ук кыз бала өчен әйтеп бетергесез зур сынау була. Урман эше әбекәйнең алдагы тормышында авыр эз калдыра.
– Без күргәннәр башка беркайчан да кабатланмасын иде, еллар тыныч булсын, авырлыкларны, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, – дип тели ветеран.
Фәйзә Нотфулла кызы лаеклы ялга чыкканчы колхозда намуслы хезмәт куя. Ул туганнарына аларның балаларын, оныкларын үстерешергә ярдәм итә. Игелекле һәм ярдәмчел булганы өчен аны бөтен туганнары ярата, хөрмәт итә. Бүгенге көндә әбекәй туганнарының балалары-оныклары әйләнәсендә бәхетле картлык кичерә, аларның кайгырту-тәрбиясендә яши. Кыш чыгарга үзләре янына шәһәргә алып китәләр, язын кабат гомер кичергән авылына, ул гадәтләнгән мохиткә алып кайталар.
Туксан яшьлек юбилее көнендә Фәйзә Шәрифуллина РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты, район исеменнән гөлләмә, бүләкләр һәм күчтәнәчләр кабул итте.
Фото: Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев