Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Социаль контракт – халыкка ярдәм итү чарасы

Кызыл Тау авылыннан Мәрьям Зәйдуллина хоббиен табышлы эшкә әйләндергән.

Татарстанда РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән 2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм буенча пилот режимда проект гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында дәүләт социаль контракт – дәүләт һәм гаилә (гражданин) арасында килешү төзүгә зур роль бирә, аның буенча социаль яклау бүлеге социаль ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта билгеле бер шартларны үтәү зарур.

Социаль ярдәмнең дәүләт чарасы финанс проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, хезмәт, белем һәм иҗади потенциалдан файдаланып, актив тормыш позициясе күрсәтергә стимуллаштыра. Социаль контракт төзү шартлары һәм сроклары турында тулы мәгълүматны Татарстан Республикасында яшәү яки тору урыны буенча социаль яклау бүлеге белгечләреннән алырга мөмкин.

 Аксубай районында әлеге проект эшли башлаганнан бирле социаль яклау бүлеге һәм үзмәшгуль халык арасында 12 социаль контракт төзелгән. Әлеге төр социаль ярдәм чарасыннан файдаланырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген, үзмәшгульлекне гамәлгә ашыру өчен дәүләт тарафыннан бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм күләме гаиләнең (ялгыз яшәүче гражданинның) социаль адаптациясе программалары чараларын исәпкә алып билгеләнә. Узган ел Татарстан Республикасында матди ярдәм күләме 50 мең сум тәшкил иткән булса, быел исә ул 75 мең сумга кадәр арткан.

Безнең район территориясендә социаль контрактлар төзү нигезендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр бирде. Кызыл Тау авылыннан Мәрьям Зәйдуллинаның эшчәнлеге моңа ачык мисал булып тора.

Узган елның язында яшь кыз социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул җиде айга социаль контракт төзегән, аның кысаларында аңа 50 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән.

Өйдә кием тегү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче Мәрьям өчен социаль контракт төзү – үз эшеңне ачу һәм моннан табыш алу мөмкинлеге. Бүлеп бирелгән акчаны кыз – тегү өчен кирәк-яраклар һәм техника сатып алуга тота.

Социаль ярдәм чарасы аңа үзмәшгуль булу, күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнүгә мөмкинлек биргән. Мәрьям клиентлар базасын киңәйткән, заказлар саны арткан.

– Мин үз хоббиемны даими хезмәт хакына әйләндердем. Хәзер үзем һәм гаиләм өчен генә түгел, заказга да тегәм. Эшем миңа ләззәт бирә, – дип билгеләп үтте Мәрьям. – Эшчәнлегемдә гаиләм булыша. Шуны әйтәсем килә, һәркем яраткан эше белән шөгыльләнә һәм аны керем чыганагына әйләндерә ала, ә дәүләт моңа ярдәм итә.

 

Фото: Мәрьям Зәйдуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев