Аксубаево
  • Рус Тат
  • Соңгы юлга озаттылар

    Анатолий Матросов 1926 елның 1 июлендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында дөньяга килә. 1943 елда фронтка алына. Мәскәү янында кече командирлар мәктәбен тәмамлый, сугышка үзе теләп китә. Фронт юлын Ржев шәһәреннән башлый, аннан соң Белоруссия, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссиягә (Кенигсберг шәһәре) кадәр барып җитә. Утка тотучы, бүлек командиры була. Балтыйк...

    Анатолий Матросов 1926 елның 1 июлендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында дөньяга килә. 1943 елда фронтка алына. Мәскәү янында кече командирлар мәктәбен тәмамлый, сугышка үзе теләп китә. Фронт юлын Ржев шәһәреннән башлый, аннан соң Белоруссия, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссиягә (Кенигсберг шәһәре) кадәр барып җитә. Утка тотучы, бүлек командиры була. Балтыйк буе, икенче Балтыйк буе, Ленинград фронтлары составында сугыша. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән. Сугыш беткәннән соң - 1946-47 елларда Псков, Новгород өлкәләрендә фашист миналарын табу һәм юк итүдә катнаша. 1950 елда демобилизацияләнә.


    Бөек Ватан сугышында катнашкан Анатолий Васильевич Матросов туксанынчы яшендә арабыздан китте. Кәкре Күл авылында ул фронтовикларның соңгысы иде.

    Ветеранны соңгы юлга озатырга авыл кешеләре, Кәкре Күл мәктәбе укучылары, туганнары һәм якыннары җыелды. Матәм митингы уздырылды.

    - Анатолий Васильевич гомеренең соңгы көненә хәтле принципиаль кеше булып калды, - дип ассызыклады матәмгә җыелучылар алдында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Ул чынлап та Бөек Җиңү өчен сугышкан һәм беркайчан да үзенең позициясен бирмәде, вакыйгаларга бәйле үз карашын саклап калды.

    Анатолий Матросовның яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, элеккеге фронтовик Анатолий Васильевичның якты образы авылдашлары күңелендә мәңге сакланачагын ассызыкладылар.

    - Безнең мәктәп Анатолий Васильевич белән тыгыз элемтәдә торды, - дип уртаклашты Кәкре Күл мәктәбе директоры Наталья Воронина. - Ул сыйныф сәгатьләрендә катнашты, бер генә чара да аннан башка үтмәде. Ул биргән "тормыш сабакларын" укучылар һәрвакыт истә тотарлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: