Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Соңгы хәрби чакырылыш солдаты

Бүгенгесе көндә районда 33 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның барысы да-район, авыл ветераннар советының игътибар үзәгендә. Шушы көннәрдә район ветераннар советы вәкилләре Евгений Копанев, Галина Бобкова һәм Зинаида Жаркова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров белән бергә, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһит Ганиев белән очраштылар. Алар тормыш-яшәеш турында...

Бүгенгесе көндә районда 33 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның барысы да-район, авыл ветераннар советының игътибар үзәгендә.


Шушы көннәрдә район ветераннар советы вәкилләре Евгений Копанев, Галина Бобкова һәм Зинаида Жаркова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров белән бергә, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһит Ганиев белән очраштылар. Алар тормыш-яшәеш турында сөйләштеләр, ветеран михнәтле сугыш елларын искә алды.


Шәһит Гади улын соңгы хәрби призыв солдаты дип атарга була. Яңа Кармәт авылы егетен 1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә алалар. Яшь солдатларны өйрәткәнче, часть оешканчы җиңү турындагы шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Ә аннан соң-Маньчжурия. Японнар белән сугыш тәмамланганнан соң, Шәһит Ганиев хезмәт иткән часть әсирлеккә алынган японнарны саклый. Шуңа да аның хезмәте озак елларга сузыла.

Якташыбыз Чиләбе өлкәсендә 63 нче запастагы укчылар полкы минометчысы, 168 нче запастагы укчылар полкы саперы, 39 нчы механикалаштырылган полк шоферы була. Ватан алдындагы казанышлары өчен Шәһит Гади улы "1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен" медаль белән бүләкләнгән. Туган якларына кайткач та, ул гомере буена район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, руль артында хезмәт итә. Аның хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә. Халык өчен кирәкле товарлар ташып, республика, союз юлларында төрле маркалы автомобильләрдә җилдерә. Кайчандыр, ул хәтта, бер үк вакытта, шофер, сәүдә мөдире, кибетче булып эшли. Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, аның исеме Аксубай кулланучылар союзының Мактау китабына кертелгән.


Тормыш иптәше Сәгүрә Фәйзрахман кызы белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ун ел элек Шәһит гади улы тол кала. Узган ел аңа "ветераннар" өендә бөтен уңайлыклары булган фатир бирәләр. Нәкъ менә шул өйдә башкарма комитет җитәкчеләре һәм ветераннар советы вәкилләре белән очрашты ул. Бу очрашуга Нурлат районыннан аның улы Ринат та кайтты. Очрашу бәләкәй генә бәйрәмгә әверелде. Шәһит Гади улы-гармунчы, татар халык моңнарын аның куллары әле дә хәтерли. Евгений Копанев та, аңа кушылып, гармун уйнап үзенең җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев