Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәнгатьтән башка тормыш юк

    Урмандеево авыл мәдәният йортында "Урмандеево әбиләре" ансамбле катнашучысы Нина Максимованың юбилейлы иҗат кичәсе үтте. Максимовлар гаиләсенең сәхнә иҗаты белән безнең район халкы күптән таныш. Гаилә ансамбле Пенза, Чабаксар, Чаллы шәһәрләрендә, Казан Кремлендә үткән җыр бәйгеләре һәм фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады, ике ел рәттән "Саекмас чишмәләр" радио бәйгедә катнаштылар. Данлыклы минутлары...

    Урмандеево авыл мәдәният йортында "Урмандеево әбиләре" ансамбле катнашучысы Нина Максимованың юбилейлы иҗат кичәсе үтте.

    Максимовлар гаиләсенең сәхнә иҗаты белән безнең район халкы күптән таныш. Гаилә ансамбле Пенза, Чабаксар, Чаллы шәһәрләрендә, Казан Кремлендә үткән җыр бәйгеләре һәм фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады, ике ел рәттән "Саекмас чишмәләр" радио бәйгедә катнаштылар. Данлыклы минутлары аз булмады аларның. Ә авылдашларын, бөтен тирә-яктан ихтирамга лаек кунакларны җыйган җырлы гаиләнең хуҗабикәсе Нина Степановнаның юбилее чын-чынлап "йолдызлы" сәгатькә әверелде.

    Тантана гаеплесен Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев ихлас тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Нина Степановнаның дүрт кызы һәм улы, оныклары сәхнәгә милли костюмнарда чыктылар, туган төбәк, аналарга багышланган җырлар яңгырады.

    Савгачтан "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле дә, сәхнә хуҗалары - "Урмандеево әбиләре" ансамбле дә тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Яраткан әбиләрен котлап, оныклары тамашачыларның көчле алкышлары астында заманча брейк, көнчыгыш, "самбо", "чечетка", "чегән" биюләрен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Нина Степановна адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, изге теләкләр теләнде.

    Нина Степановна ансамбльдә катнашуын тагын бер кызыклы шөгыль - бәйләү белән бергә үреп бара. Аның куллары чын сәнгать әсәрләре иҗат итә - ул бәйләгән әйберләр үзенчәлекләре һәм камиллекләре белән аерылып тора. Урмандеево авыл китапханәсендә аның турында "Тормыш юлын җыр белән" дип исемләнгән портфолио эшләнгән, "Күңел матурлыгын эш белән" кул эшләре күргәзмәсе оештырылган.

    - Әниебез тормышны сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмый, - дип сөйли кызы Ирина. - Аның энергиясе ташып тора, ул тормышны ярата, ансамбльдә катнашуы һәм кул эшләре белән шөгыльләнүе аның тормышын тагын да кызыклырак, яктырак итә. Без, балалары, әниебез белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый алуыбызга сөнеп туя алмыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: