Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сәлимҗан Нагуманов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу бәйрәм көнен ул якыннары янәшәсендә үткәрде.

Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов кайнар котладылар.

– Сезнең райпо, Аксубай районын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, аңа сезнең күпме хезмәтегез куелган. Сезгә ныклы сәламәтлек матур картлык телим! – дип котлады юбилярны район башлыгы.

Владимир Кононов котлауларга кушылып, юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.

Сәлимҗан Нагуманов вакыйгаларга бай кызыклы тормыш юлы узган. Аны гомере буена Аксубай иминлеге өчен хезмәт куйган дияргә була. Ул райпо, яшелчәләр киптерү заводы, коммуналь хуҗалык директоры булып эшләгән, хәзерләүләр конторасын җитәкләгән.

– Безне башка районнарга өлге итеп куйдылар, Аксубайдан үрнәк алыгыз, дип әйтәләр иде. Без һәрвакыт үз эшебезне яхшы башкардык, – дип искә ала юбиляр.

Сәлимҗан Нагуманов Яңа Дума авылында туган. Булачак тормыш иптәше Мәрьям Язофарова белән дә шунда танышалар. Сәлимҗан Сәлах улы җитәкчелектән комсомол юлламасы сорый, үзе әйтмешли «кая гына булса да, эшкә китәргә тели», тик юллама бирү озакка сузыла, аны көтә-көтә ул тормыш корып җибәрә. Туйдан соң өч ай узгач, гаиләсе белән юллама буенча Красноярскига китәләр. Сәлимҗан Сәлах улы тау эчендәге реакторда шахта бетончысы булып эшли, үзенең сәламәтлеген дә шунда югалта. Хатынын кадрлар бүлегенә ярдәмче итеп алалар.

Красноярскта беренче уллары дөньяга килә. Ә тагын икесе – Аксубайда.

– Күңелле вакыт иде, без яхшы кешеләр белән бик дус яшәдек, – дип искә ала Сәлимҗан Сәлах улы.

Сәлимҗан Сәлах улы Аксубайга, сугышта катнашкан өлкән абыйсы вафат булгач, әтисе үтенече белән кайта. 1954 елдан гаилә Аксубайда яши башлый һәм бүген дә алар биредә гомер итәләр. Партия вакыты, планнар бишьеллыкка алдан төзелә һәм Сәлимҗан Сәлах улы кайда гына эшләмәсен, аның җитәкчелеге астында предприятие чәчәк ата.

– Хәзерләүләр конторасы өчен йөрәк әрнеде – аның базасы мин эшләгән вакытта төзелде, – ди юбиляр. – Тик берни дә эшләп булмый, һәр нәрсәнең үз вакыты. Район тарихында аның үсешенә зур өлеш керткән Сәлимҗан Нагуманов кебек кешеләрнең исемнәре булуы куанычлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев