Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шундый кешеләр белән авыл чәчәк ата

Иске Кыязлы авылында яшәүче хезмәт ветераны – Миншакир Мөксин улы Юнысов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1931 елның апрель аеның кояшлы көннәренең берсендә авыл буйлап, Юнысовлар гаиләсендә нәселне дәвам итүче малай туган, дигән шатлыклы хәбәр тиз арада тарала. Яшь әти улына Миншакир дип исем куша.

Миншакир Юнысов авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлый. Кече яшьтән, әти-әнисенә ярдәм итеп, колхозда эшли, ә бераз үсә төшкәч, ат белән Нурлатка икмәк ташый.

Сугыштан соңгы авыр еллар барысына да кагыла. 18 яшьлек Миншакир, яшьтәшләренең күпчелеге кебек үк, гаиләсенә ярдәм итү өчен, Мәскәүгә акча эшләргә китә. Тик ул озак эшләми – армиягә алалар.

Миншакир Юнысов Калининград өлкәсендә диңгез флотында 4 ел хезмәт итә. Хезмәт вазыйфаларын яхшы башкарган һәм үрнәк хәрби дисциплина өчен, аңа старшина исеме бирелә. Армиядән соң яңадан Мәскәүгә кайта һәм эшләвен дәвам итә.

1953 елда язмыш ана чибәр кыз Әдибә белән очраштыра, ә ике елдан соң инде алар туй ясыйлар. Бераз эшләгәч, яшь пар Иске Кыязлы авылына әйләнеп кайта. Миншакир Мөксин улы колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. Бу вакытта ул мәктәп һәм мәчет төзелеше өчен кирәк булган төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә. Юбиляр авылны газлаштыруга да зур өлеш кертә. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, ул озак вакыт авыл иминлеге өчен эшләвен дәвам итә.

Миншакир белән Әдибә Юнысовлар тату гомер итәләр. Ир белән хатын алты балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән һәм игелекле итеп тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетле бабай белән әби 15 оныкларына, 20 оныкчыкларына куанып гомер кичерәләр. Бүгенге көндә алар төпчек уллары Рөстәм һәм киленнәре Равилә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер йомгагын сүтәләр.

Бәйрәм көнендә Миншакир Мөксин улын юбилее белән котларга, якыннары, туганнары белән бергә, рәсми кунаклар – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да килде. Алар юбилярга күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

– Сезнең тырышлыгыгыз, тулы хезмәтегез нәтиҗәсен, без барыбызда бүген күрәбез. Сезнең кебек тырыш кешеләр ярдәме белән авылыбыз, тулаем районыбыз үсә һәм чәчәк ата. Сезгә нык сәламәтлек, тыныч картлык телибез, авырлыклар артта калсын, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне бары тик уңышлары һәм казанышлары белән генә куандырсыннар, – дип котлады юбилярны Илшат Заһидуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев