Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шоферларсыз беркая да барып булмый

«Сөт иле Аксу» - районда иң эре агрофирма. Монда мөгезле эре терлекләр саны да күп, шулай ук чәчүлек мәйданнары күләме дә. Предприятие үсеше һәм эшнең уңышлы баруы күп кенә факторларга бәйле, шул исәптән транспорт паркына да. Машина йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без агрофирманың үзәк базасында булып, алар адресына бик күп...

«Сөт иле Аксу» - районда иң эре агрофирма.


Монда мөгезле эре терлекләр саны да күп, шулай ук чәчүлек мәйданнары күләме дә. Предприятие үсеше һәм эшнең уңышлы баруы күп кенә факторларга бәйле, шул исәптән транспорт паркына да. Машина йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без агрофирманың үзәк базасында булып, алар адресына бик күп җылы сүзләр ишеттек.

- Транспортчыларның ышанычлы эшләүләреннән башка предприятиенең эшчәнлеген тотрыклы итеп булмый, - дип сөйли "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ директоры Искәндәр Зәйдуллин. - Безнең шоферлар уртак эшкә үзләреннән зур хезмәт өлеше кертәләр.
Шоферлар коллективы йөк ташу буенча зур эш башкара. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ оешкан мизгел - апрель аеннан алып бик күп тонна төрле күләмдәге йөк ташылган, шул исәптән, орлыклык материал, азык-төлек, агымдагы ел уңышы да.

Предприятиенең транспорт паркында егерме ике КамАЗ, тугыз ЗИЛ, Газель, УАЗ һәм өч бензовоз машинасы бар. Нигездә алар агрофирма бүлекләре буенча билгеләнгән һәм урыннарда үз эшләрен башкаралар. Язын зур йөк автомашиналары ашлама ташыйлар, агрегатларны чәчүлек материаллары белән тәэмин итәләр, җәен һәм көзен урып-җыю, азык хәзерләү звенолары составында хезмәт куялар. Моннан тыш автомобильчеләр предприятиегә республиканың һәм Россиянең ерак шәһәрләреннән йөк алып кайту өчен ерак рейсларга чыгалар. Кем әйтмешли, шоферлардан башка беркая да бара алмыйсың.
-Безнең предприятиедә машина йөртүчеләрнең төп өлешен үз эшләрен яхшы белгән, тәҗрибәле шоферлар тәшкил итә,- дип сөйли гараж мөдире Илдар Бикмөхәммәтов. - Мисалга, КамАЗ шоферы Анатолий Галкин шундыйлардан. Ул коллективта күп еллардан бирле эшли. Аның шоферлык стажы - 38 ел!

Аның хезмәттәшләре Геннадий Корнилов, Фәрит Мингазов, Александр Лазоркин, Газель машинасы шоферы Георгий Петров, терлекчеләрне эш урыннарына йөртүче вахта машиналары шоферлары Равил Гайфетдинов, Минзәки Зәйдуллин һәм Алексей Анисимов та үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар. Ә яшьләр исә алардан үрнәк алырга тырышалар. Евгений Данилов, Иван Елисеев, Александр Тимофеев, Марат Шәязданов предприятиедә эшли башлауның беренче көннәреннән үк үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр.

Авыл шоферының ял итәргә вакыты юк диярлек. Предприятие эшчәнлегендә бер генә юнәлеш тә алар катнашыннан башка бармый. Аларның хезмәте ихтирам һәм мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев